25 август 2017 яңалыклары
-
Чаллы балыкчысы сазлыкка төшеп киткән
Кичә, 24 августта, 20:10 минутта 112 бердәм телефон номерына чаллы балыкчысыннан борчулы хәбәр килеп ирешә. Баксаң, ул Мәләкәс елгасы буенда кармак салганда, үзе дә абайламый, сазлыкка төшеп китә. Шәһәрдәшебез аннан үз көче белән генә чыга алмый. Бәхеткә үзе белән телефоны була.
-
Чаллыда сыйфатсыз балалар товарларын ачыклау максатыннан “кайнар элемтэ” ачылды
Чаллыда сатып алучылар 4 сентябрьгә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызылыгы хакында сорауларына җавап таба ала. Моның өчен шәһәребезнең Роспотребнадзор идарәсе кайнар элемтә телефоны булдырды. Теләк-тәкъдимнәрне һәм борчыган сорауларны 32-05-39; 32-05-19 номерлары аша җиткерергә була.
-
Президентта кунакта
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым «Татарстанның иң яхшы гаиләләре»н Казанга җыйды. Безнең шәһәрдән ике пар чакырылды. Аның беренчесе, Шамиловлар гаиләсе. Илдар Әсхәтович - шәһәрдәшләребезгә ТР ның Дәүләт советы депутаты һәм«КАМАЗ» ҖАҖ нең куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары, ә аның гомер юлдашы Ольга Владимировна - «Камазжилбыт»...
-
«Алтын тау» ның яңа язмышы
«Алтын тау» исеме астында танылган мәктәп кабат үз ишекләрен ачты. Хәзерге вакытта «36 нчы инновацион технологияләр лицей-интернаты» муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе дип атала. Ул 1979 нчы елны төзелә. Шуннан бирле аңа капиталь ремонт ясалмый.2016 нчы елның ахырында монда капиталь төзекләндерү эшләре башлана һәм 2017 нче елның августында тәмамлана. Лицейның...
-
Татарстанда бүген урыны белән көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген - 25 августа, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу һәм боз яву ихтималы да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр...