28 август 2017 яңалыклары
-
Продюсер Рифат Фәттахов судларга әзерләнә: "Безнең әле Филүс Каһиров белән мөнәсәбәтләр өзелмәгән"
Продюсер Рифат Фәттаховтан "дөрес татар эстрадасы" рецепты. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Рифат Фәттахов Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар белән ни өчен судлашырга җыенганы, теләсә кемнән популяр җырчы әзерләп буламы-юкмы икәнлеге, Илфак Шиһаповның идеяләре һәм татар эстрадасын хокук органнары тикшерә башлавы турында сөйләде. "Дәүләт сыйфатлы эстрада мисалын күрсәтергә тиеш" - Рифат, хәзер татар...
-
Белем көненә – яңа мәктәп
Татарстан - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Шушы көннәрдә республикабызның 2017 елда яңа мәктәпләр төзелеше буенча Идел буе федераль округында беренче урын яулавы мәгълүм булды. Быел Татарстанда алты яңа мәктәп ачыла. Аның дүртесе яңа уку елында файдалануга тапшырылачак. Мондый шатлыклы вакыйга шәһәребездә дә булачак.
-
Чаллыда җир өсте кичүләре төзеләчәк
Чаллыда юл фаҗигәләре күп була торган урыннарда җир өсте кичүләре сафка басарга тиеш. Нигездә, аларны «Автостанция», «Челныгорстрой», Орловка һәм БСМ «Беркут» тукталышларына янында төзү күздә тотыла. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белдерүенчә, иң элек, Сидоровкадагы автовокзалы янындагы корылманы проектлаштырырга кирәк.
-
Чаллы укытучыларына – 14 нче хезмәт хакы
Узган ел нәтиҗәләре буенча Чаллының иң яхшы мәгариф учреждениеләренә шәһәр казнасыннан 2 миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. 26 нчы һәм 56 нчы мәктәпләргә - берешәр миллион сум булса, 1 нче балалар бакчасына - 500 мең сум. Әлеге акчалар 14 нче хезмәт хакы рәвешендә биредә эшләүчеләрне бүләкләүгә тотылырга тиеш.
-
Мөхтәсибәт Коръән ятлаучы студентларга ярдәм күрсәтә
Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин РИИ каршындагы Коръән ятлау Үзәгендә белем алучыларны кабул итте. Бүгенге көндә биредә Чаллыдан 3 студент мөхтәсибәт степендиаты булып тора, тагын 3 егет ошбу Үзәктә гыйлем алырга ният итә. Шулай ук читтән торып Коръән ятлау методикасын үзләштерергә теләүчеләр бар. Әлфәс хәзрәт әңгәмә барышында Коръән ятларга...
-
Әлфәс хәзрәткә Президентның Рәхмәт хаты тапшырылды
Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатны 25 августта "Нур-Ихлас" мәчетендә җомга намазында Чаллы шәһәренең Үзәк районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Искәндәр Галим улы тапшырды. Ул Әлфәс хәзрәткә киләчәктә дә актив...
-
Миллионер мәктәпләр
Чаллының ике мәктәбенә миллионышар сум акча биреләчәк. Бу хакта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белдерде. Болар -26 нчы гимназия һәм 78 нче лицей. Уку йортлары арасында югары рейтингта барганнары һәм нәтиҗәле хезмәтләре, уңышлары өчен бүләк. Акчаны укытучыларга хезмәт хакы белән бергә премия итеп бүлеп бирәчәкләр.
-
Futurism: 8 ай эчендә ясалган иң әһәмиятле 10 фәнни ачыш
2017 елның әле яртыннан бераз артыгы гына тәмамланды. Әмма быел инде шактый зур әһәмияткә ия булган ачышлар ясалды. Futurism басмасы соңгы 8 айда ясалган иң зур 10 фәнни вакыйга исемлеген бәян итте. Азатлык әлеге ачышлар белән үз укучыларын да таныштыра. 1. Кеше эмбрионын "төзәтү" 27 июль көнне АКШтагы Орегон штатының...
-
Муса Җәлилне Чаллыда искә алдылар
Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Чара Комсомол районында шагыйрьгә куелган һәйкәл янында булды. Балалар һәм җыелган халык алдында Чаллы язучылары чыгыш ясадылар. Алар укыган үз әсәрләрендә Муса кебек батыр-кыю булырга, туган илне яратырга чакырдылар. Соңыннан геройның һәйкәленә чәчәкләр салынды.