29 август 2017 яңалыклары
-
Чаллы бэби-боксында – тагын бер сабый
Чаллы бэби-боксына янә бер сабыйны калдырып киткәннәр. Опека һәм попечителлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итүенчә аңа бер яшь тирәсе. Хәзерге вакытта сабыйны инде шәһәрнең Балалар йортына урнаштырганнар. Бүгенге көндә бу очрак буенча тикшерү бара. Аның барышында нарасыйның әнисе табылмаса балага яңа гаилә эзләячәкләр, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
-
Чаллыда йортларны су баса
Бүген Чаллының 50/13 йортының 38 подъездын су басты. Барсына да көне буе яугын яңгыр сәбәпче. Биредә яшәүчеләр белдерүенчә, йортның күптән түгел генә түбәсенә капиталь ремонт ясаган булганнар. Күптән түгел генә 40/01 һәм 27/16 йортларында да шундый ук хәл күзәтелгән иде. ВИДЕО
-
Чаллы егете Америкада медаль яулады
Америка Кушма Штатларының Индиаполис шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча дөнья чемпионаты үтте. Анда дөньяның 100 иленнән 1000 яшь спортчы катнашты. Алар арасында шәһәрдәшебез, «Олимпийский» спорт мәктәбендә шогыльләнүче Глеб Карасев та бар иде. Ул 4х100 эстафетасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Егетне ярышларга тренер Татьяна Алифашкина әзерләде.
-
Чаллы укучыларын котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән Чаллы укучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлаячак. Бу көнне ул шәһәребезнең 36 нчы бистәсендә урнашкан Татарстандагы иң зур мәктәпне ачуда катнашыр дип көтелә. Әлеге белем йортында берьюлы 13 беренче сыйныф балаларны кабул итәчәк. Бу шәһәрдә генә түгел, ә республикабызда да моңарчы булмаган...
-
Пропала женщина
Внимание! Полиция Набережных Челнов разыскивает Галимову Данию Шариповну, которая 22 августа ушла из дома и пропала без вести. Женщина проживает в посёлке Сидоровка, на улице имени Каюма Насыри. Ей на вид - 65 лет, рост - 165 см, худощавая, лицо смуглое, волосы чёрные крашеные с проседью. Страдает потерей памяти. Была...
-
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 30 августта, һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Шулай ук Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.
-
Бәйрәм көннәренә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Яңгыр көн буе явачак. Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Татарстанда...
-
Россиядә боҗралы хәрәкәт чатларында юл йөрү кагыйдәсе үзгәрә
Россиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун проекты эшләнгән, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа".
-
Акчага түгел, даруга өстенлек бирегез!
Көзләр җитсә, табиблар ташламалардан файдаланучы шәһәрдәшләребезгә "Акчага түгел, ташламалы даруларга өстенлек бирегез" дип мөрәҗәгать итәләр. Эш шунда ки, 2017 елның 1 октябренә кадәр социаль пакетка өстенлек бирәм яисә аннан баш тартам дип, яшәү урыны буенча пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
-
Чаллыларны 30 августта нинди бәйрәм чаралары көтә?
Быел шәһәр һәм республика көне Чаллыда зурлап үткәреләчәк. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре аны узган еллардагыга караганда күңеллерәк итеп оештыру өчен бар көчләрен куялар. Оештыручылар әйтүенчә, программада яңалыклар да булачак.
-
Уфада- шартлау
Уфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган. Автомобильдә утырган бер кеше зыян күргән. Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе мәгълүматына караганда, Уфада Армавирская урамындагы "Южный полюс" сәүдә үзәге янына кулеган машинада бомба шартлаган. Машинада утыручының аягы яраланган, ул хастаханәгә җибәрелгән. Мәгълүмат чаралары бомба утыргыч астына куелган дип...