2 сентябрь 2017 яңалыклары
-
ЮХИДИ: 2018 елдан соң юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак
2018 елдан соң Россиядә юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кискен артачак. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең картаюы һәм автопаркның искерүе белән бәйле, дип яза «Известия». Юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәштә куллану күздә тотылган төп чаралар - камераларның санын арттыру, машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә икътисади яктан стимуллаштыру, шулай ук «югары технологияле...
-
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә рус теле һәм туган телләрне өйрәнүне тикшерәчәк
2017 елның 20 июлендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советының утырыш йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рус телен дәүләт теле буларак Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә өйрәнү һәм укытуның сыйфатын арттыру буенча тиешле чаралар күрергә боерды. Шулай ук Президент гражданнарның үз республикаларындагы дәүләт телләрен һәм ил халкының туган...
-
Чаллыда яңа һәйкәл ачылды
Чаллыда барлык буыннар чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Һәйкәл шәһәрдә халык тәкъдиме белән барлыкка килгән. Чаллыда чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткән 4 мең кеше яши. Автошәһәр һәм күрше шәһәрләр халкы арасында дәүләтебезнең чикләрен саклауда гомерен һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләр дә бар. Шуңа күрә җәмәгатьчелек вәкилләре Чаллы администрациясенә шәһәрдә чик сакчыларына...