4 сентябрь 2017 яңалыклары
-
4 сентябрь 2017 - 13:23Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юлладыРоссия Президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
4 сентябрь 2017 - 11:29Чаллыда аутист балалар өчен сыйныф ачылдыАутист балалар өчен 3нче мәктәп базасында беренче ресурс сыйныфы ачылды. Әлеге тантанда ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, психилогия-медицина-социаль үзәге җитәкчесе Елена Егорова катнашты. Әлегә бу сыйныфта 5 бала белем алачак. Мәктәптә һәр баланы Мәскәүдә махсус программа буенча укып кайткан тьютор озатып йөри.
-
4 сентябрь 2017 - 11:22“КАМАЗ”дан – яңа электробус"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Комтранс-2017" күргәзмәсе кысаларында яңартылган КАМАЗ-6282 электробусын тәкъдим итте. Электробусның моделен автогигант Мәскәүнең Drive Electro инжиниринг компаниясе белән берлектә эшләгән. Икенче моделәдәге КАМАЗ-6282 электорбусы Мәскәүдә маршрут буенча сынауны уңышлы үткән.
-
4 сентябрь 2017 - 11:20Чаллы хакиме - БолгардаШәһәр хакиме Наил Мәһдиев Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашты. Академиянең җитәкчесе итеп Россия ислем институты ректоры Рафик Мөхәмәтшин билгеләнде. Чаллыда да әлеге академиянең филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта имам мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр иткән иде. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион...
-
4 сентябрь 2017 - 07:03Үзәк банк тагын бер банкның лицензиясен алдыРоссия Банкы тагын бер кредит оешмасының лицензиясен алды. "Банк операцияләре башкару өчен бирелгән лицензиядән "Рус халыкара банкы" ("Русский Международный Банк") мәхрүм ителде", - диелә Үзәк банкның рәсми сайтында. Лицензия 4 сентябрьдән алынган.
-
4 сентябрь 2017 - 07:00Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алдыБүген Болгар ислам академиясе укучылары студент билетлары алды. Билетларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды.
-
4 сентябрь 2017 - 05:31Иминиятләштерүчеләр Россиядә иң урлана торган машина исемен атадыБыелның беренче алты аенда Россиядә иң еш урлана торган машина маркасы булып Hyundai танылган. Иминиятләштерүчеләр арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәсе әнә шул хакта сөйли.
-
4 сентябрь 2017 - 05:11Иң яхшы участковыйны сайлыйларРоссиядә "Халык участковые" бәйгесе башлана. Конкурсның беренче ике туры региональ дәрәҗәдә үтәчәк. Аның беренче турында (11-20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7-16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк.