14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
14 сентябрь 2017 - 10:03Һава торышы куандыраТатарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә. Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге җылы һава торышын шартлыча гына "әбиләр чуагы" дип атарга була.
-
14 сентябрь 2017 - 09:58Җәйге Олимпия уеннарының кайда үткәреләчәге билгеле булды2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән Татар информ хәбәр итә.
-
14 сентябрь 2017 - 09:50Чаллы ИТ-паркында беренче региональ экологик форум үттеАнда барлыгы 300 гә якын кеше катнашты. Алар арасыннан Яр Чаллы, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Агрыз, Тукай, Менделеевск һәм Актаныш районнарыннан мәгариф һәм төрле оешма вәкилләре бар иде. Форум барышында, балаларда экологиягә карата, тәрбияви мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучылар яңа проектлар белән таныша алдылар. Мәсәлән, алар игътибарына күчмә экологик...
-
14 сентябрь 2017 - 09:49Чаллы эшмәкәрләрен Казанга чакыраларЧаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар. Ул 21 нче - 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.
-
14 сентябрь 2017 - 09:46Өчъяклы килешү төзелде14 сентябрьдә башкалабыз Казанда Россия-Кытай арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы булды. Анда Россия сәүдә-сәнәгать министры Денис Манстуров та катнашты. Соңгы вакытларда Россия белән Кытай арасында икътисадый багланышлар ныгый. Татарстан бу өлкәдә дә алдынгы.
-
14 сентябрь 2017 - 07:48Дмитрий Медведев яңа КАМАЗ машинасын карадыРоссия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Импортозамещение" өченче халыкара күргәзмәсе кысаларында КАМАЗ машинасының яңа моделенең кабинасын карады. К5 модельдәге кабиналы йөк машиналары автогигантта 2019 елда серияләп җитештерә башлыйлар. Премьер-министр автогигантта җитештерелә торган автобус белән дә танышты.