Шəhри Чаллы

18 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 18 сентябрь 2017 - 15:27
    Мәктәпләрдә татар теле тулысынча укытылачак
    Мәгариф министрлыгы татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, якын араларда бу мәсьәлә күтәрелмәячәк. "Без элегрәк чыгарган аңлатмада киләсе елның гыйнварыннан урыс теле сәгатьләре арттырылачак, дигән идек. Әлегә татар теле дәресләрен киметү турында сүз бармый," дигәннәр "Idel.Реалии"га мәгариф министрлыгында. Моңа кадәр...
    924
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 15:07
    Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
    8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында. Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм "Белый дом" сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Татарстан китап нәшрияты "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләре...
    1087
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 13:19
    Стипендия арта
    1 сентябрьдән Россия студентларының стипенидияләре 5,9% ка артты - бу турыда Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
    789
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 12:16
    Яңа мәктәпкә – беренче субай
    Шимбә көнне Мәләкәс аръягы бистәсендә тарихи вакыйга булды. Биредә яңа мәктәп нигезенә беренче тимер бетон субай сугылды. Киләсе елда биредә 1224 урынга исәпләнгән 39нчы мәктәп ачылачак. Ул яңа уку елында файдалануга тапшырылган 41нче мәктәп кебек булачак.
    1034
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 12:11
    Барыбыз да йөгердек
    Быел "Милләтләр кроссы" җылы, кояшлы көндә узды. Шуңа да анда катнашучылар саны күп булды. Әлеге спорт бәйрәмендә барлыгы 41 меңнән артык кеше катнашты.
    883
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 07:49
    “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
    Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
    1039
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 06:59
    Билет алырга ашык!
    Футбол җанатарлары өчен куанычлы хәбәр - кичә Дөнья чемпионатына билетлар сатыла башлады. Юк, бу әле билет киоскларында миллионлаган чират тезелде дигән сүз түгел. Билетны хәзер интернет аша гына алалар. Дөнья чемпионатын үз күзләрең белән күрү өчен дә FIFA.com/bilet сайтында гариза калдырырга кирәк.
    785
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 06:56
    Ана капиталына автомобиль сатып алып булмаячак
    Дәүләт Думасы Ана капиталын автомобиль сатып алуга рөхсәт бирә торган канун проектын хупламаган. Быел март аенда бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына Ана капиталына автомобиль сатып алу турындагы канун проектын тәкъдим иткән.
    546
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 06:13
    Балаңа вакцина ясатмасаң, больничный түләнми
    Россия сәламәтлек саклау министрлыгы грипка каршы вакцина ясатмаганнарга каршы үз"җәзасын" булдырган. Әгәр дә ата-аналар балаларына грипп вакцинасын ясауга каршы булган булсалар, бала авырып китсә аларга сабыйларын караган өчен социаль иминиятләштерү фондларыннан ата-аналарга больничный түләнмәчәк.
    889
    0
    0
  • 18 сентябрь 2017 - 05:55
    Бензинга тагы бәя арта
    Россиядә бензинга бәя арта. Аның литры 40 сумнан да артып китәчәк. Бензинга хакны ике этап та арттырырга уйлыйлар, аның берсе 2018 елның 1гыйварыннан булса, икенчесе шул ук елның 1 июльеннән. Һәр этапта ягулык 50-60 тиенгә артыр, дип көтелә. Инде халык арасында бу срокларны көтмичә дә бензин бәясе арта икән, дигән...
    927
    0
    0
Реклама