19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Наил Мәһдиев өлкәннәргә “Шәһри Чаллы” газетасына абунә бүләк итте
Газета-журналларга 2018 елның беренче яртысына язылу башланды. Бүген Чаллы "Почтамт"ы шәһәр советы депутатлары өчен хакимият бинасында шәһәребездә нәшер ителә торган матбугат чараларына яздыру оештырды.
-
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны яңа спектакль белән ача
Бу көннәрдә Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезонны ачу тантанасына әзерләнәләр. Быел коллектив тамашачыларын ниләр белән сөендерергә җыена? Театр директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рашат Фәйзерахманов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рашат Фәесханович, яңа сезонны кайчан ачарга планлаштырасыз? - Дистә еллар дәвамында театрыбызда матур традицияләр барлыкка килде....
-
Шәһәребез бульварлары ни хәлдә?
Мәгълүм булганча, шәһәребездә "Азатлык" мәйданы һәм Шишкин бульвары төзекләндерелә. Аларда эшләр кызу темплар белән бара. Шимбә көнне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев биредә эшләр барышы белән танышты.
-
Чаллыга Эльмира Калимуллина килә
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте машина төзүчеләр көненә әзерләнә. Ул 28 сентябрьдә "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак. Биредә алдынгы хезмәткәрләрне тәбриклиләр. Бәйрәм кичәсендә "Голос" шоуында финалга чыккан Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның да катнашуы көтелә.
-
Хокук сакчыларыбыз Төмәннән кайтты
Полиция хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда Чаллыдан патруль-пост хезмәте полиционерлары Руслан Шәйгәрданов белән Ильфар Пулатов катнашты. Алар Төмәндә узган ярышларда Татарстан данын якладылар. Гомуми исәп буенча полиция сержанты Ильфар Пулатов - өченче, ә полиция лейтенанты Руслан Шәйгарданов 8нче урын яулады.
-
Бушка - мунчага
Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәр мунчалары 6 -7 октябрьдә пенсионерларга бушлай юыну мөмкинлеге бүләк итә. Мунча директоры Рәис Фәрдиев әйтүенчә, яңа шәһәрдәге мунча кышкы режимда пәнжешәмбе, җомга, шимбә, ял көннәрендә, ә ГЭСтагысы җомга, шимбә, ял көннәрендә эшли.