8 октябрь 2017 яңалыклары
-
1 ноябрьдән Татфондбанк клиентларына акчаларын кайтара башлаячаклар
Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына түләүләрне 1 ноябрьдән тапшыра башлаячак. Фондтан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге максатта иң беренче хәйрия акчалары (314 миллион сум) "Татэнерго" һәм "Сетевая компания" оешмаларыннан килеп ирешкән. Фонд бурычларны үсә бару тәртибендә кайтарырга җыена.
-
Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланган
Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән. Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп...
-
Икмәккә бәя үзгәрерме?
Белгечләр икмәк бәясе якын арада үзгәрмәс дип саный. Соңгы арада ашлык бәясе еш үзгәреп торса да, Россия Хөкүмәте икмәк бәясе шул килеш калуына ышана. "Бездә ашамлык, аеруча икмәк бәяләре үсү буенча куркулар юк. Без тотрыклы вазгыять булуын көтәбез, гәрчә, соңгы арада ашлык бәясе үзгәреп торса да", - дигән Россия Премьер-министры...