17 октябрь 2017 яңалыклары
-
Тиздән көпчәк алыштырабыз
Календарьда әле көз булса да, кышка да ерак калмый, җәмәгать. Димәк, тиздән машина йөртүчеләргә "тимер ат"ларының" көпчәкләрен кышкыларына алыштырырга кирәк, дигән сүз. ЮХИДИ хезмәткәрләренең шелтәсенә эләкмәс, ә иң мөһиме - иминлекләренә зыян китермәс өчен бу җәһәттән алар нәрсәләрне белеп торырга тиеш?
-
Гыйлемле халык булып калыйк
Ел саен "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, әбунәчеләре арасында саллы гына призлар уйната. Моның өчен "Татмедиа" карамагындагы кимендә өч басмага алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәсен компаниянең адресына җибәрергә кирәк.
-
Автогигант балаларга бүләк әзерли
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте яңа елга үзенең хезмәткәрләренең балаларына 21697 бүләк әзерли. Былтыр ул 20838 гына иде. Бүләкнең бәясе 300 сум. Нәниләргә бүләкләр декабрьнең беренче яртысында кайтарылырга тиеш. Шулай ук бушлай бүләклә 18 яшькә кадәрле өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дә биреләчәк.
-
Җитәкче эшеннән азат ителде
Тукай районы хакимиятендә җитәкчеләрне алыштыру башланды. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевне эшеннән алдылар. Аның вазифаларын башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина башкара. Рәсим Асылгәрәев Тукай районы хакимиятенә "Агросила" ябык акционерлык җәмгыятеннән килгән иде.
-
Юбилейга – спектакль
Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" спектаклен сәхнәгә куя башладылар. Әлеге данлыклы әсәрне театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштерә. Театр әлеге спектальне Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахмановага багышлый.
-
Зиләгә соңгы алкышлар...
Быел татар халкының милләт күгендә якты йолдыз булган кыз-улларын югалтудан кичергән кайгыларын әйтеп, язып кына бетерерлек түгел. Мәдәният-сәнгать, әдәбият өлкәсендә хезмәт итеп җаныбызны, рухыбызны сугарып торган шәхесләрнең якты дөньядан китүләренә күңел ышанмый. Узган атнада Чаллы танылган нәфис сүз һәм юмор остасы Зилә Шакирҗанова белән хушлашты. Аны Чаллы халкы гына түгел...
-
Чаллыда "Пилмән фестивале" булачак
Чаллыда "Пилмән фестивале" булачак. 21 октябрь көнне шәһәрнең орган залы янындагы мәйданда фин-угыр халыкларының милли иҗаты республика фестивалье кысаларында үтәчәк ул. Чараның программасы бик бай, анда Удмуртия, Мордва , Марий-Эл республикаларыннан артистлар, иҗат коллективлары киләчәк. Ижау шәһәреннән танылган "Буран әбиләре" фольклор коллективы да булачак.
-
Оренбург шәлләре мамык...
Оренбургта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәк программасы кысаларында 54 илдән килгән делегатларга дөньядагы иң зур мамык шәлне тәкъдим иткәннәр. 400 квадрат метрлы шәл Гиннессның рекордлар китабына кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
-
Татарстан Президенты "Татар радиосы" студиясен карады
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Анда ул "без, татар кешеләре, телебезне сакларга бурычлыбыз", дигән фикер әйтте. Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясенә килеп кергәч, турыдан-туры эфирга да чыкты. Ул анда "Безгә, татар кешеләренә, барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. "Татар радиосы" бу эшкә зур...