18 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллы укучысының җыры федераль радиода бер ел дәвамында яңгыраячак
Чаллыдан Полина Шаһиева исемле укучы кызның "Русская кадриль" җыры федераль радиога бер елга ротациягә эләгә, дип хәбәр итә "Чаллы хәбәрләре". 8 яшьлек Полина бу хокукка федераль балалар радиосының хит-парадында җиңү яулагач ия була. Шулай ук Чаллы кызы радиостанциянең тавыш яздыру станциясендә җыр яздыруга бүләк сертификатын ала. Ә "Звери" төркеме җырларының...
-
300 кеше чакырылган туйга бары 10 кунак килә
Кытайда яшәүче бер пар нәкъ менә шундый очракка юлыга. Аларның туена барлыгы 10 кеше килә, гәрчә 300ләп кунак чакырылган булса да. Килмәүләрнең сәбәбе дә җидти бит. Берничә көн кала барлык чакырылган кешеләр туйга килергә ризалык бирә. Әмма Кытайда көчле ураган булу сәбәпле, бөтенесе дә диярлек куркып кала. Чөнки табигать шартлары...
-
Кытайлылар Чаллыда фильм төшерәчәк
Кытайның ССТV үзәк телевидениясе Чаллы һәм көнкүреш техникасы җитештерүче Haier заводы турында фильм төшерә. Аның кысаларында компания җитәкчеләре Haiеr заводы турында тулырак сөйләячәкләр. "Ни өчен бу завод Чаллыда ачылган?" дигән сорауга да җавап бирәчәкләр. Шулай ук, башкарма комитетның ТОСЭР башлыгы урынбасары Элдар Тимергалиев белән дә әңгәмә үткәрәчәкләр. Әлеге фильмны Россия...
-
Чаллыда «Лес-Сервис» оешмасы эшчәнлеген туктаттылар
Шәһәрдәшләрнең зарлануыннан соң "Лес-Сервис" ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатканнар. Әлеге карар шәһәр суды тарафыннан кабул ителгән. Мәгълүм булганча, чаллылылар Лесоцех районыннан таралган тузан һәм начар искә зарланганнар иде. Экологлар тикшерүеннән соң, һавада чыннан да сәламәтлеккә зыян салучы начар матдәләр бар икәне ачыкланган. Белгечләр административ протокол төзегәннәр һәм әлеге...
-
Октябрьдән ЮХИДИнең яңа регламенты гамәлгә керә
20 октябрьдән ЮХИДИнең яңа регламенты гамәлгә керә. Әлеге регламент күп кенә машина йөртүчеләрдә тискәре фикер дә уятырга өлгерде. Үзенә күрә бер инструкция дә булып торган регламент рәсми рәвештә 13 октябрьдә басылып чыкты. Аның нигезендә инспекторлар машина йөртүчеләрне посттан тыш, теләсә кайсы урында туктата ала. Элек исә постларда гына туктатырга хокуклары...
-
Автокалада яңа спорт үзәге төзелә
"Титан" спорт мәктәбе директоры Евгений Моргачев әйтүенчә, "СпортГрупп" компаниясе Чулман проспектында 100 кв.метрлы яңа күпфункцияле үзәк төзи. Үзәккә бина белән бергә 100 пар яңа чаңгы һәм "Буран" кар чаңгысы да бирелер дип көтелә.
-
Чаллыда угро-фин халыклары фестивале узачак
21 октябрьдә Чаллының Орган залы янындагы мәйданда "Без бер агачның ботаклары" дип исемләнгән угро-фин халыкларының иҗат фестивале була. Фестивальдә удмурт, мари, мордва һәм башка халыклар үзләренең мәдәниятләрен күрсәтәчәкләр. Фестиваль кысаларында "Пилмән" фестивале дә оештырыла. Әлеге чарада "Буран әбиләре" ансамбле дә катнашачак.
-
Хәния Фәрхи турында роман язучы табылды
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турындагы роман язуны шәһәребез язучысы Айгөл Әхмәтгалиевага тәкъдим иттеләр. Айгөл җырчының туган ягы, Башкортстанның Тәтешле райоынында булып, аның әнисе, туганнары белән очрашып кайтты инде. Язучы алдына киләсе елның май аена романнны тәмамлап, китап чыгару бурычы куелды.
-
Чаллыда “Ел студенты – 2017” бәйгесе башлана
Чаллыда "Ел студенты - 2017" республика бәйгесенә хезмәтләр кабул ителә башлады. 15 номинация буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Гаризалар 5 ноябрьгә кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә кабул ителә. республика бәйгесенә хезмәтләр кабул ителә башлады. 15 номинация буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Гаризалар 5 ноябрьгә кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә кабул ителә.