8 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы: "Татар теле укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк"
Хәзер төп бурыч - уку елы уртасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кыскартуга юл куймаска кирәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 33 нче утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
-
506 миллион сум акча откан!
"Русское лото"ның 1204нче тиражында 506 миллион сум джекпот откан Воронеж кешесе билетны урындагы бер сәүдә ноктасыннан сатып алган булган. Аның исеме турында мәгълүмат юк. Медиклар фикеренчә, мондый зур акча җинаятьчеләрне җәлеп итәргә мөмкин. Моннан тыш, дуслары һәм танышлары төрле үтенечләр белән тинтерәтеп бетерәчәк. Мондый джекпот уйнату - "Русское лото"ның гына...
-
Чаллыда автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән
Чаллыда автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта "Вести KAMAZа" хәбәр итә. Һәлакәт бүген иртән 52/31 йорты янында булган. Нәтиҗәдә, ир бала хастаханәгә озатылган. Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, аңа җитди зыян килмәгән.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасына бернинди дә сораулар булырга тиеш түгел
"Татарстан мәктәпләрендә тынычлык хөкем сөрергә тиеш. Безнең яктан законга, хокукка каршы килә торган бернинди адым да булмаячак. Дәүләт теле атнасына ике тапкыр укытуны күздә тоткан яңа федераль стандарт көтәбез", - диде бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.
-
«Кайнар линия»гә шалтыратыгыз
17 ноябрьгә кадәр Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе мәктәптә ашау мәсьәләсе буенча «кайнар линия» ачты. Бу хакта күзәтчелек идарәсе хәбәр итә. Укыту шартлары, шул исәптән мәктәптә ашату мәсьәләсенең ничек оештырылганлыгын контрольдә тоту күзәтчелек идарәсенең төп функцияләренең берсе булуын ведомствода искәртәләр. «Кайнар линия»гә 273-15-83 номеры аша шалтыратырга була.
-
Килми калмагыз!
15 ноябрьдә талантлы шәһәрдәшебез, язучы, автор-башкаручы Рубис Зарипов "Энергетик" мәдәният сараенда концерт куя. Ул быелгы концертын татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһапов репертуарындагы җырлардан төзи. Оештыручылар әйтүенчә, концерт бай эчтәлекле һәм рухи яктан кыйммәтле булачак.
-
Ир һәм хатын мәктәбе
Шәһәрнең тантаналар сараенда "Ир һәм хатын мәктәбе" эшли башлады. Дәресләрне гаилә психологлары алып бара. Бу мәктәпкә яшь гаиләләр чакырыла. "Ир белән хатын" мәктәбенең төп максаты - гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тотрыклы итү, бәхәсле мәсьәләләрне дөрес чишәргә өйрәтү.
-
Төп чыршы урыны билгеле
Шәһәрнең төп чыршысы быел да Азатлык мәйданында булачак. "Элегрәк чыршы Тынычлык проспектына якынрак иде. Хәзер ул урынга плитә җәелде, шуңа күрә Яңа ел чыршысы мәйданның үзәгенә урнаштырылачак", - ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.