10 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Газ, ут һәм су счетчикларын куйдыру бушлай булырга мөмкин
Россиялеләр газ, ут һәм су счетчикларын үз хисабына куймаячак. РФ Дәүләт Думасының табигый ресурслар һәм икътисади сәясәт комитетлары әлеге вазифаны коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмага йөкләргә тәкъдим итте. Торак кодексына тиешле төзәтмәләрне инде ноябрьдә үк карарга мөмкиннәр, дип хәбәр итә «Известия».
-
Чаллыда яңа микрорайон төзелә
Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Ул ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды программасы буенча эшләнелә. Яңа 63 нче микрорайон 12500 кешегә исәпләнгән. Монда 17 һәм 10 этажлы 17 йорт калкып чыгачак, барысы 207 мең квадрат метрлы 3500 фатир булачак дип исәпләнә.
-
1 гыйнвардан 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керү тыелачак
14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун Думага кертелде. Яңа канун буенча, кулланучыларның яшен ачыклау өчен, социаль челтәрләрдә теркәлү шәхси таныклыкны күрсәтеп кенә мөмкин булачак. Моннан тыш, кулланучылар теркәлгәндә ялган исемнәр яза алмаячак. http://tulachi.ru
-
Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин
Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин. Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә RSN. Аның сүзләренчә, биредә төп проблема - әлеге «симкалар»ның балаларның әти-әниләренә рәсмиләштерелүендә.
-
Бүгеннән җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф күләме артты
Бүген, 10 ноябрьдә, Россия җәяүлеләргә юл бирмәгән дәмашина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Известия".