20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда полиция хезмәткәрләре Түбән Кама кешесеннән бер килограмм синтетик наркотик алган
Чаллыда полиция хезмәткәрләре 22 яшьлек Түбән Кама кешесеннән бер килограмм синтетик наркотик алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Яңа елга тәм-томнар сайлау буенча ата-аналарга хәзердән үк үз киңәшләрен биргән. Бу хакта "Башинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүләк сайлаганда, этикеткага игътибар итәргә, анда товарның куллану үзлекләре (җитештерелгән көне һәм урыны, азык кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы һ.б. мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.
-
Диабеттан курыкмыйбыз
14 ноябрьдә Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Нәкъ менә бу көнне моннан 126 ел элек инсулинны уйлап табучы Фредерик Бантинг дөньяга килгән. Яр Чаллыда 152 бала шикәр диабетының инсулинга бәйле төре белән исәптә тора. Шуларның 20 % - 7 яшькә чаклы балалар, 30 % - 7-11 яшьлекләр,...
-
Бәби тартмасына тагы бер сабыйны китереп салганнар
20 ноябрьгә каршы төндә Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Бәбигә ике ай тирәсе дип белдерелә. Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына бала калдырып киткәннәр, бу хәл әлеге шәһәрдә өченче очрак. Татар-информга медицина үзәге сүзчесе Диләрә Эстрина хәбәр итүенчә, бәби тартмасындагы сигнализация 19...
-
Россия телевидениесендә чит ил фильмнарына дубляж ясаудан баш тартырга тәкъдим иттеләр
Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия телевидениесендә чит ил фильмнары, сериаллары һәм программаларын дубляж ясамыйча гына трансляцияләргә тәкъдим итте. Ул мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага шул хакта мөрәҗәгать юллады, дип хәбәр итә RT. Петров дубляж урынына рус телендә субтитрлар белән оригинал тавышны калдырырга тәкъдим итә.
-
Галимнәр, яшьлекне озынайту өчен, нәрсә ашарга кирәклеге хакында сөйләде
Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашап, кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын 25 процентка диярлек һәм инсульттан үлү ихтималын киметә. Бу турыда туклану рационының 200 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә ни рәвешле йогынты ясавын тикшергән Гарвард университеты галимнәре белдерде. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.