25 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Барлык әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!
Әниләрегезнең исән чакта кадерләрен белеп калыгыз.Яннарына кайтып хәлләрен белегез, күчтәнәчләр, бүләкләр бирегез. Ә алар өчен иң кадерлесе җылы, ягымлы сүз. Әнкәйләре гүр иясе булганнар , урыннары оҗмахта булсын, дип дога кылсыннар. "Җәннәт әниләрнең аяк астында", дигәнне онытмагыз.
-
Чаллыда Яңа ел чыршылары кайда урнаштырылачагы билгеле булды
Бәйрәм тантаналары һәр елдагыча Сидоровка һәм Җиңү паркында, Боровецкий бульварында, Тукай яр буенда, Сарман трактында һәм шәһәрнең төп мәйданы булган Азатлыкта узачак. Мәйданчыкларны ачу графигы билгеләнгән, әлегә шәһәр җитәкчелеге белән килештерелә. «Азатлык мәйданында Яңа ел чыршысын ачу бәйрәм алды чараларының финалы булачак», - дип белдерде мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова....
-
Болгарда Мәүлид бәйрәме оештырыла
29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте. "Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе - пәйгамбәребезгә...
-
Чаллы театры Мәскәүдә чыгыш ясый
Яр Чаллының Татар дәүләт драма театры Мәскәү тамашачысы каршында чыгыш ясаячак. 6 декабрь көнне башкала тамашачылары Рабит Батулла әсәре буенча "Яшь аралаш көлү" спектаклен карый алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте
-
Чувашиядәге коточкыч юл һәлакәтендә Татарстаннан өч кеше һәлак булган
Чувашия Республикасы Козловский районында М-7 трассасының 708 километрында «Опель» микроавтобусы һәм «МАЗ» бәрелешә. Фаҗига 17.25 сәгатьтә булган. Бу хакта Чувашия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше һәлак була, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләр - микроавтобус пассажирлары. Зыян күрүчеләр арасында балалар юклыгы ачыкланган....