27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Инвалидлар ункөнлеге башлана
Чаллыда 1 декабрьдән башлап "Инвалидлар ункөнлеге" башлана.Бу чорда физик мөмкинлекләре чикле булган шәһәрдәшләребезгә игътибар арта, алар өчен төрле чаралар оештырыла. 3 декабрь көнне инвалидлар өчен зур концерт булачак. Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, предприятие һәм оешма җитәкчеләре шушы категориягә кергән кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле булсагыз иде. Аларның болай да моңсу күңелләрен сөендерү өчен кулыгыздан...
-
Айдар Хәлим югары дәүләт бүләгенә лаек булды
Татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпеллык әдәби иҗаты өчен ТР Язучылар берлеге әгъзасы язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Нәҗметдин улы Борисов (Айдар Хәлим) "Фидакярь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Аны ТР мәдәният министры Айрат Шәфигуллин тапшырды.Шулай ук дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлауларын һәм исемле сәгатьне кабул итеп алды әдип. Быел...
-
Мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде
27 ноябрь көнне Актаныш янә бер тапкыр үзенең газиз, моңлы кызын хәтерендә яңартты - бу көнне үзәк мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Әлеге исемне бирү турында легендар җырчыбызны соңгы юлга озату чарасында Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев та хәбәр иткән иде. Искәртеп үтәбез, Актанышта ачылган сквер да, Әлфия Авзалова...
-
Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды
Бүген Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, райондашлар катнашты, дип яза җирле басма. Актанышның Мәдәният паркында урнашкан һәйкәлнең авторы - Яңа Әлем авылы егете Халит Хәмит улы Миңлегалиев
-
Фейхоа ашагыз!
Бер килограмм фейхоада 50-80 миллиграмм йод бар. Шуңа күрә калкансыман биз, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, югары кан басымыннан файдасы зур. Даими рәвештә ашаганда, бөерләр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә бавыр ялкынсынуы белән чирләгәннәргә шушы җимеш ярдәмендә бавыр сәламәтлеген ныгытырга мөмкин. Көненә биш данәдән артык җимеш ашарга киңәш ителми, чөнки...
-
В Татарстане фура насмерть сбила пенсионерку
В Мензелинском районе водитель фуры насмерть сбил пенсионерку из Набережных Челнов, переходившую дорогу. О происшествии сообщили очевидцы в соцсетях. Всё произошло накануне около в 16:00 на 1094-м км трассы М-7 около села Коноваловка. По информации очевидцев, водитель фуры DAF XF не уступил дорогу пешеходам, переходившим дорогу, и сбил 58-летнюю пенсионерку....
-
Чаллыда татарча диктант оешкан төстә үтте
Чаллыда татарча диктантта 300дән артык төрле яшьтәге кеше катнашты. Диктантны Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында һәм 2 санлы Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә яздылар. Туган телебезне яклап оештырылган бу чарада күренекле шәхесләр:галимнәр, язучылар, язучылар, журналистлар да бар иде.
-
Рамзан Кадыров Чечня республикасы башлыгы вазифасыннан китәргә теләвен белдерде
Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз вазифасыннан китү турында хыяллануын һәм республика җитәкчесен үзгәртергә вакыт дип санавын әйтте. Бу хакта ул "Россия 1" каналындагы "Действующие лица" тапшыруында белдерде. "Моны (республика башлыгын алыштыру) минем хыялым дип әйтергә була. Төбәк җитәкчесе булу һәм халык, республика, Ходай каршында, дәүләт җитәкчелеге алдында җаваплы булу...