12 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татар кызы Японияндә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды
Татар кызы - 15 яшьлек Алинә ЗАҺИТОВА Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды. Тимераякта шуучылар арасында ел саен уздырыла торган бөтендөнья бәйгесендә спортчылар шәхси күрсәткечләре буенча гына катнаша. Анда бары тик иң көчле спортчылар җыела.
-
Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела
Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарә тармакларына юллаган хатында шул хакта искәртте.
-
Чаллы театры Мәскәүдә спектакль күрсәтте
Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы Мәскәүдә бер көнлек гастрольдә булып кайтты. Артистлар Мьюзик-Холл залында Рабит Батулла пьесасы буенча куелган "Яшь аралаш көлү" спектаклен күрсәттеләр. Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, Мәскәү тамашачысы драманы җылы кабул иткән.
-
“Шатлык” ның уңышлары зурдан
Шәһәребезнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулыйлар. ГЭС бистәсендә урнашкан "Шатлык" балалар бакчасы шундыйларның берсе. Әлеге бакча 2015 елда республика бәйгесендә җиңү яулаган иде, быел да рейтинг буенча республикада алдынгылар сафында.
-
Ресурс үзәге белән актив эшләргә кирәк
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев идарә итү компанияләрен яңартылган ресурс үзәге белән актив эшләргә чакырды. Е.Н.Батенчук исемендәге төзелеш көллияте базасында ачылган бу үзәктә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып, югары бәя биргән иде.