26 декабрь 2017 яңалыклары
-
Мин бит җиргә яшәр өчен килдем...
Узып баручы 2017 елның соңгы аенда физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен «Татарстан энҗесе» республика гүзәллек һәм иҗат бәйгесе үтте. Чаллы кызы Рәхимә Мортазина бәйгедә «Татарстанның нәзакәтле энҗесе» номинациясендә җиңү яулады. Шул ук бәйге кысаларында «Ел әнисе» исеменә дә лаек булды. 4 яшьлек Раида исемле кыз үстерә. Тумыштан икенче группа инвалид,...
-
Чаллы артистына - мактаулы премия
Татарстанның атказанган артисты Рәфыйк Каюмов Дамир Сиражиев премиясенә лаек булды. Ул - Чаллы татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы, тамашачыларның яраткан артисты.
-
Кабат бензин арта
Атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 бензиннары 50 тиенгә, ә дизель ягулыгы 2 сумга артты. Бүген АИ-92 бензиның литры 37,4 сум, АИ-95 литры 40-40 сум 30 тиен , дизель ягулыгының литры 40,4 - 42 сум.
-
Яңа ел төнендә автобуслар ничек йөри?
31 декабрьдә муниципаль маршрутлар буенча йөри торган трамвай һәм автобуслар төнге 2гә кадәр шәһәр халкына хезмәт күрсәтәчәк. "Азатлык" мәйданында салют кичке 22 сәгатьтә була. Халыкны өйләренә кайтару өчен төп проспектларда йөри торган транспорт чараларының саны артачак", - ди башкарма комитетның транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов.
-
Татарстан Президентыннан - машина
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ел дәвамында аеруча нәтиҗәле эшләгән, авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренә машина ачкычлары тапшырды. Әлеге тантанада шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, Автозавод районы башлыгы Раушан Усманова, Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов катнашты. Машина ачкычларына шәһәребезнең 1 нче, 12 нче мәктәпләре һәм "Яр Чаллы" балалар спорт мәктәбе...
-
Яңа ел шәһәргә уңышлар алып килсен!
Шәһәребез хакиме Наил Мәһдиев матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуны традициягә кертте. 41нче мәктәп китапханәсендәге очрашуда ул узып баручы 2017 елга нәтиҗә ясады. Хаким 2017 елның тулаем алганда Чаллы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Икътисад уңай үзгәрешләр кичерә.