30 декабрь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда бозлавык булуы көтелә
Иртәгә, 31 декабрьдә, татарстанлыларны республика территориясендә урыны белән көчле бозлавык көтә. Бозлавык Казанда да булачак. Бу хакта Гидрометерология үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык булуы көтелә, диелгән Гидрометерология үзәге хәбәрендә.
-
Яңа ел төнендә Чаллыда транспорт төнге 3кә кадәр эшләячәк
Яңа ел төнендә Чаллыда транспорт төнге 3кә кадәр эшләчәк. Автобуслар гражданнарны 2.00 сәгатькә кадәр ташыячак, ә трамвайлар 3.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Шәһәр мэриясендә "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, 2018 елның 1 гыйнварында транспорт сәгать 5тә йөри башлаячак. 9, 10, 11 һәм 12 маршрут трамвайларына өстәмә вагоннар биреләчәк.