2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Элвин Грей Казанның бер барында сугышкан
Нәрсә бүлгәннәре билгесез, әмма күңелсез күренешне видеога төшереп интернетка элеп куйганнар инде. Җырчы үзенең Инстаграм битендә бу хәлгә карата комментарий биргән Матбугат ру.
-
Чаллыда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырган
Чаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган. Коткаручылар махсус гидравлик корал ярдәмендә гаражның ишеген ачып, хатын-кызны «тоткынлык»тан...
-
Шәфәгать Салихов: "Лариса белән бергә озак яши алмаслар дип шикләнделәр"
Шәфәгать Салихов исеме тамашачыга яхшы таныш. Ул - җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы, аның иҗат эшчәнлеге башлануга да үзеннән зур өлеш керткән. Тормыш юлында шактый сынаулар күреп тә кешелекле булып кала белгән, ярдәмчел, гади, киң күңелле, бик тыныч ир-ат. Хатыны Лариса аннан 19 яшькә кече. Быел гаилә коруларына 20 ел...
-
"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2018" узышына чыгып китте
"КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов җитәкчелегендәге дүрт экипажы 6 гыйнварда кырыгынчы тапкыр үткәрелүче "Дакар-2018" узышында катнаша. Башка елларны ралли 31 декабрьдә яки 1 гыйнварда старт ала идә, быел исә спортчыларга Яңа елны гаиләләре белән каршылау мөмкинлеге туды. Ралли 20 гыйнварда тәмамланырга тиеш. Экипаж әгъзалары...
-
Аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде
2018 елның 1 гыйнварыннан аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде, дип яза «Российская газета». Мессенджерларга рәсми юридик статус бирелде. Аларның хуҗаларын кулланучыларны телефон номеры буенча идентификацияләргә һәм әлеге шартны үтәмәгән очракта алар белән хәбәрләр алмашудан баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Телефон номеры буенча кулланучыларны мәҗбүри идентификацияләүдән баш тарткан мессенджерга,...