9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Яман шеше авыруын җиңәбез!
Татарстан Республикасының "Рак победим" Иҗтимагый оешмасы РФ Президентының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү өчен бирелүче грантлар бәйгесендә җиңүгә иреште. Грант акчалары Чаллыдагы "Второе дыхание" Социаль-психологик ярдәм үзәгендә ракка каршы программаны тормышка ашыру өчен тотылачак. 2017 елның башына биредә әлеге куркыныч диагноз куелган 15000 нән артык исәптә торган. Проект онкология белән авыручы...
-
Чаллыда этләр йөртү өчен махсус мәйданчык ачалар
"27 комплекс" территориаль җәмәгать үзидарәсе этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык ясау өчен президент гранты отты. Мәйданчык 1 июльгә кадәр ачылырга тиеш. Хәзер җиһазлар китертү һәм эшләрне башкару өчен подрядчикларны билгеләү бара. Мәйданчык Орган залы һәм Олимпия бассейны аралыгында булачак. Эт хуҗалары бу урынны инде этләрен өйрәтү максатларында күптән файдаланса да,...
-
Шаяннар көч сынаша
Сочида КВН командаларының "КиВиН 2018" 29 нчы фестивале уза. Яр Чаллы шәһәре данын биредә өч команда яклый: Педагогия университетыннан "Марат" командасы, КФУ ның Яр Чаллы институтыннан "Бим Бам Бом" һәм "Ремдизель" акционерлык жьмгыятенең "Яхшы кәеф белән!" командалары. Беренче турда "Бим Бам Бом" командасы биш баллдан дүрт балл алды, "Марат" командасы...
-
Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташларга ярамый?!
Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды. Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга, үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска...
-
Татарстанлыларның 50% ы балыкчылардан акча алырга кирәк дигән фикердә. Ни өчен?
Бераз салкыннар җитеп, боз ката башладымы, балыкчылар боз өтенә балык тотарга ашкына башлый. Кызганыч, тиешенчә катып бетмәгән боз астына елына меңәрләгән балыкчы китә. Шушы аяныч хәлләрне күз уңаенда тотып, Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе социаль челтәрләрдә сораштыру үткәргән. "Тыелган урыннарда боз өстендә балык тотучылардан, аянычлы хәл булган...