Шəhри Чаллы

22 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 22 гыйнвар 2018 - 13:25
    Белемне тикшерү көннәре якынлаша
    Русиянең Фән һәм мәгариф буенча күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11нче сыйныфлар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләре быел 20 мартта башлана. Бөтенрусия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары өчен - Русиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6нчы һәм 11нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә. Беренчеләрдән булып Бөтенрусия тикшерү эшләрен...
    719
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 13:17
    "Җиңү хатлары"
    Россиядә 27 гыйнвардан дәүләтнең ватанпәрварлык программасын тормышка ашыру кысаларында "Җиңү хатлары" акциясе башлана. Әлеге хатларда укучылар Бөек Җиңү мирасын саклауга керткән үз өлешләре турында язарга тиешләр.
    659
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 11:32
    Судка гариза бирде. Кем?
    Башкарма комитет "Камгэсэнергострой" акционерлык җәмгыятеннән 446 мең 133 сум бурычын кайтаруны таләп итеп Татарстанның арбитраж судына гариза бирде. Компания генераль дирекция бинасы торган җир өчен башкарма комитетка бурычлы.
    685
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 10:32
    Президент Чаллыга килә
    Быел Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының узган елдагы эшчәнлегенә багышланган коллегиясе Чаллыда уза. Ул 27 гыйнварда ИТ-паркта үтәр дип планлаштырыла. Чарага Татарстн Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия транспорт министры Максим Соколовның килүе көтелә. Чаллы урам-юл челтәрләрен яхшырту буенча федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. 2017 елда шәһәрдә...
    507
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 10:12
    Кәбестә эчендә ... 30 миллион сум акча!
    Ираннан йөк машинасында чәчәк-кәбестә ташучы русияле, яшереп, зур суммада акча алып кайтмакчы булган. Ул Ираннан Русиягә йөк машинасында чәчәк-кәбестә ташыган. Аны Әзербайҗан таможня хезмәткәрләре тоткарлаган. Анда рәсмиләштерелмәгән 29 млн 980 мең сум акча табылган. Ир бу акчаны декларациядә күрсәтмәгән. http://kiziltan.ru/raznoe/9489-kbest-echend-30-million-sum-akcha.html
    756
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 10:03
    Айдар Хәлимине – Тукай премиясенә
    Язу­чы­лар Бер­ле­ге­нең Чал­лы бү­ле­ге язу­чы, ша­гыйрь, пуб­ли­цист, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, Га­яз Ис­ха­кый, Һа­ди Ат­ла­си исе­мен­дә­ге әдә­би пре­ми­я­ләр ия­се Ай­дар Хә­лим­не Ту­кай бү­лә­ге­нә тәкъ­дим ит­те. Әле­ге мәр­тә­бә­ле бү­ләк ел са­ен ТР Пре­зи­ден­ты ка­ра­ры бе­лән җә­мә­гать­че­лек та­ра­фын­нан та­ныл­ган, ил һәм мил­ли мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү­гә кү­ре­нек­ле өлеш керт­кән әдә­би­ят һәм сән­гать әсәр­лә­ре өчен...
    745
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 07:01
    2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
    Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган. (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән. Республикада эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү...
    585
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 06:32
    Машина кую урыннары арткан.
    Чаллыда бер ел эчендә 3 мең машина кую урыны барлыкка килгән. Беренче чиратта, алар уку йортлары һәм хастаханәләр янында төзелгән. Шулай ук, йортлар янында да, юлларны киңәйтү нәтиҗәсендә, уңайлы машина кую урынна ясала. "36 нчы комплекста, яңа мәктәп төзегәч, машина кую урыннары киңәйтелгән иде. Ләкин хәзер монда да урын җитми",-...
    648
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 04:53
    Юлда кагыйдә бозулар арта
    Узган елда видеокамералар Русия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм...
    672
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 04:47
    Чүпләрне аерып түгәбезме?
    "Экорассвет" экологик хәрәкәт активистлары шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә ярдәм сорап мөрьәҗәгать иткәннәр. "Без яшьләр арасында чүпләрне аерып түгү идеясын популярлаштырырга телибез. Шушы уңайдан төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Ләкин идеяны тулысынча тормышка ашыру өчен бу гына җитми. Чараларның масштабын арттырырга кирәк. Мәсәлән, быел "Эковесна" проектын эшләргә телибез", -диде активистлар. Наил Гәмбәрович...
    999
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2018 - 04:23
    Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта. Күпмегә?
    2018 елда бюджет сферасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту турында мәгълүм булды. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен дәүләт казнасыннан 14,5 миллиард сум акча бүленгән. Исегезгә төшерәбез, Россия президенты агымдагы елда укытучыларның һәм медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең акчасын 4,1 процентка арттыру турында указ биргән иде инде.
    681
    0
    0
Реклама