23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
"АСКО"ның лицензиясен алганнар.
Россия банкы Чаллыдагы "АСКО" иминият компаниясенең лицензиясен туктатты. Хәзер бу компания шәхси, бәхетсезлек очракларыннан, милекне иминиятләштерү һәм ОСАГО полисын бирә алмый.
-
Быел ярышлар катгый шартларда узды
"КАМАЗ-Мастер" - чемпион "КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында "Дакар-2018" ралли-рейдында җиңү яулады. Айрат Мәрдиев экипажы пьедесталның өченче урынында, Димитрий Сотников финишка тугызынчы булып килде. Быел Дакар ярышларына 92 йөк машинасы чыккан иде. Финишка аларның 43е генә килеп җитте. Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы өчен дә быелгы ярышлар катлаулы булды....
-
Грипп йоктырудан саклан!
Американың Мэриленд университеты галимнәре грипп кебек авруларның сулыш алудан да йогуын исбатлаган. Моңа кадәр ул һава-тамчы юлы белән йога дип фаразлана иде. Галимнәр исбат итүенчә, авыру йоктыру өчен чирле кеше төчкермәсә, ютәлләмәсә дә була, аның белән янәшә сулыш алу да җитә икән. Һавада бактерияләр барлыкка килә һәм башкаларга бик тиз...
-
"Шатлык" җиңүчеләр сафында
Шәһәребезнең 5нче балалар музыка мәктәбенең "Шатлык" өлкән яшьтәге балалар хоры икенче дәрәҗәдәге алтын диплом белән бүләкләнде. Коллектив әлеге дәрәҗәле бүләккә IV Бөтенроссия "Хор Казаны-2018" бәйге-фестивалендә уңышлы чыгыш ясавы нәтиҗәсендә лаек булды. Әлеге музыкаль бәйгедә Мәскәү, Пермь, Красноярск, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән иҗат коллективлары катнашкан иде. Чаллы укучылары алар арасында уңышлы...
-
Машиналар шоферларны күзәтә
Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә юлларда машиналарның тизлек режимын яңача тикшерә башлаулары турында хәбәр иттеләр. Инспекторлар "Робот" системасын гамәлгә кертергә җыеналар. Хәзер үк Татарстан юлларында радар комплексы булган "LADA Largus" автомобильләрен күрергә мөмкин. Яңа технологиянең үзенчәлеге шунда - тизлекне "Ларгус" туктап торганда гына түгел, автомобиль хәрәкәт иткәндә дә тикшереп...
-
“КАМАЗ” түләүләрне арттырды
2017 ел нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләве 7,4 миллиард сум тәшкил итте. Үткән еллардагыга караганда түләүләр 11,5%ка арткан. Бәхетсезлек очраклары буенча иминият түләүләре өчен компания социаль иминият фондына 11,45 миллиард сум акча түләгән. Предприятиенең федераль бюджетка түләве 10%ка артып, 5 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстанның...
-
Полисларны алыштырырга вакыт
"Ак барс-мед" иминият компаниясе хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне иске иминият полисларын бердәм үрнәктәге яңаларына алыштырырга чакыра. Халыкка аңлату эшләре алып бару өчен компания хезмәткәрләре йортлар буенча йөрергә җыеналар. Кешеләр белән очрашканда алар кемнәргә кайчан диспансерлаштыру үтәргә кирәклеген дә аңлаталар. Бу эш һәр айның соңгы ун көнендә башкарыла.