Шəhри Чаллы

24 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2018 - 13:26
    Татарстан укучыларын «Әгәр мин президент булсам...» бәйгесендә катнашырга чакыралар
    Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Ул яшь гражданнарның булачак Россия Президентына тәкъдимнәрен формалаштыру өчен үткәрелә. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә үткәрелә. Проектлар бүгенге...
    682
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 13:18
    Альфред Якшимбетов яшь җырчы Айсылу Габдиновага беренче күрүендә үк кискен шарт куйган
    Татарстанның атказанган артисты, җырчы, баянчы һәм композитор, Салават Фәтхетдинов белән иңне-иңгә куеп иҗат итүче Альфред абый Якшимбетов "Алабута" җыры белән тамашачыга танылган Айсылу Габдиновага беренче күрешүдә үк шарт куйган. Бу хакта Айсылу үзе менә ничек яза: + "Татар эстрадасын хитлар белән баетып торучы кеше! Ниһаять, таныштык! Бик гади, ачык, мөлаем...
    873
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 12:53
    Чаллыда «Ел студенты 2017» не сайладылар
    Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр. "Ел студенты"нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган. "Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге...
    524
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 11:52
    Республикада яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
    (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган. Бу максатларга барлыгы 300 миллион сум тотылган.
    643
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 11:42
    Чаллыда тагын бер музей ачалар. Нинди?
    Чаллыда КАМАЗ һәм шәһәрне төзүчеләр музее ачарга җыеналар. Әлеге проектны тормышка ашырырга теләгән кешеләр акчалата яисә экспонатлар белән ярдәм итә алалар. Моның өчен музейны оештыручыларга мөрәҗәгать итергә кирәк.
    721
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 10:32
    "Заман"да яңа директор. Кем?
    Диана Мамакованы "Заман" яшьләр үзәгенә директор итеп куйдылар. Диана шәһәрдә яшьләр сәясәтен уңышлы тормышка ашыручы кешеләрнең берсе, ул яшьләр белән эшләүнең нечкәлекләрен яхшы белә.
    836
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 09:46
    Элвин Грейның кәләше билгеле булды?!
    Элвин Грей үзенең инстаграмм битендә бер кыз белән кочаклашып төшкән фотосын куйгач, фанатларыннан меңләгән хат килгән. "Кем бу?" - җанатарларның башында шушы бер генә сорау. Җитмәсә тагын Таиландта ял итеп ятучы җырчы үзе, фанаткаларының ярасына тоз сибеп, инстаграмдагы фотосы астына #love дип язып куйган. Ә күпләр җырчы нибары яңа клип...
    1034
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 09:38
    Ул бик күп рольләр тудырды
    Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы Татарстанның атказнаган артисты Рифкать Хәмидуллинның каберенә чәчәкләр салдылар. 23 гыйнварда аның тууына 70 ел тулды. Актер театрда 1990-2004 елларда иҗат итте. Театрыбызны оештыручыларның берсе. Гаҗәеп дәрәҗәдә табигый органикага ия актер бик күп рольләр тудырды.
    720
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 08:04
    Шәһәрдә туучылар саны буенча кызыклы мәгълүматлар
    2017 елда шәһәрдә туучылар саны буенча кызыклы гына мәгълүматлар билгеле булды. Мәсәлән, Калабухиннар гаиләсендә узган ел унбишенче бала дөньяга килгән. Иң өлкән әтигә 66 яшь, иң өлкән әнигә 47 тулган.Туучылар арасында малайлар күбрәк (52%). Беренче балалар саны азая төшкән: моннан ун ел элек беренче балалы гаиләләр 61% тәшкил итсә, хәзер...
    698
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 07:58
    Футбол лигасы булды. Кайда?
    "Яр Чаллы" балалар спорт мәктәбендә футбол лигасының супер финалы булды. Анда 19нчы һәм 44нче мәктәп командалары очрашты. Ике командада яхшы уйнаганлыктан, мәктәпләргә заманча җиһазланган футбол кырлары бүләк ителәчәк. Бу проектны шәһәр советы дупататлары Олег Корбченко белән Эдуард Фәттахов уйлап чыгардылар, үзләре проектны тормышка да ашыралар.
    666
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 06:44
    Ә сез туңдырма яратасызмы?
    Өй кыекларында боз сөңгеләре,агачларда ап-ак бәс,ә бездә халыкара туңдырма көне!!!Ни өчен кыш көне дисезме?Чөнки, беренчедән,туңдырма үзе дә ап-ак карны хәтерләтә. Ә тарихка күз салсак,1922 елның 24 нче январендә Америка галиме Христиан Нельсон туңдырма ясауга патент алган.Нельсон үзенең искиткеч шәп уйдырмасына "Eskimo pie" дип исем куша.
    659
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 06:12
    Авырулар саны ешайган
    Чаллыда кискен респиратур йогышлы авырулар белән чирләү очрагы ешайган. Әлеге авыруның бу атнада гына 2475 очрагы теркәлгән.Узган атна белән чагыштырганда бу сан 4 % ка арткан. Шулай ук, белгечләр шәһәрдә кискен эчәклек авыруы белән чирләүнең 79 очрагын теркәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Чаллыда агулану очраклары да артып киткән. Шулар арасында...
    681
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2018 - 05:12
    Опрос населения об эффективности деятельности руководителей органов местного самоуправления, предприятий и учреждений, оказывающих услуги населению
    С 1 января по 31 декабря 2018 года татарстанцы с помощью интернета могут высказаться, насколько они удовлетворены деятельностью органов местного самоуправления и учреждений, оказывающих услуги населению. Баннер на опрос населения размещен на едином портале органов государственной власти и местного самоуправления «Официальный Татарстан», на стартовых страницах официального портала Правительства Республики Татарстан,...
    698
    0
    0
Реклама