Шəhри Чаллы

26 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 26 гыйнвар 2018 - 06:32
    Чаллыда бер мәктәпне бет баскан.
    Бу хакта "Чаллы хәбәрләре" газетасы яза. Ата -аналар җирле басмага мөрәҗәгать итеп уку йортында балалар барысы да педекулез (бетләгәннәр) йоктырганнар, дип хәбәр иткәннәр. Мәктәптә башта ноябрь аенда 2-3 сыйныф укучылары арасында бет таралган, аларны агулап бетергәннәр. Соңрак бетләр һәм серкәләр беренче сыйныф балаларында барлыкка кигән. Югары сыйныфларда укучылар һәм аларның...
    680
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:28
    “Ключ” театрына бина тәкъдим иткәннәр
    Шәһәребезнең "Ключ" яшьләр театры коллективы хакимгә бина сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шушы көннәрдә театрның режиссеры Софья Федекина мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова һәм мәгариф, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов белән очрашты.
    758
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:25
    Грипп буенча «кайнар элемтә» ачылды
    Грипп, шулай ук кискен тын юлы авырулары буенча сораулары булган Татарстан халкы «кайнар элемтә» аша Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
    726
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:24
    Чаллыда хәләл сөт җитештерелә
    "Агрокөч-Сөт" компаниясе хәләл стандартларга туры килә торган сөт җитештерә башлый. 2018 елның март аенда Фәрһад Латыйпов җитәкчелегендәге заводта "Просто молоко" бренды астында хәләл сөт җитешереләчәк. Киләчәктә хәләл сөтне Татарстан чикләренә чыгару да пландаштырыла.
    569
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:23
    Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
    2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда - 282,38 миллион сум). Мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү программасы 2012 елдан тормышка...
    693
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:06
    Путин Шәймиевнең хәлен белергә хастаханәгә барды
    Казанга килгәч Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән бергә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлен хастаханәгә барып белеште. Дәүләт киңәшчесе дин әһелләре белән очрашуда булырга тиеш иде, Путин аның авырып киткәнен шунда белде һәм Казанда кунгач, иртән авиация заводына барганчы хастаханәгә юнәлде. Россия Президенты Минтимер аганың тизрәк терелеүен теләде, хәйрия өлкәсендә...
    686
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 06:04
    Каһвәне күңелең күпме тели, шуның кадәр эч. Әмма...
    XXI гасыр афәте - яман чирне булдырмый калуга ярдәм итәрдәй, фән нигезендә расланган киңәшләрне беләсезме? Шоколад һәм каһвә. Галимнәр әйтүенчә, шоколад күзәнәкләребездәге тискәре үзгәрешләрдән саклаучы антиоксидантлар белән "шыплап" тулган. Югары сыйфатлы шоколадта организм өчен гаять кирәкле бу матдә гадәттә без татлы плиткадан файдалырак дип уйлаган күк җиләк, кура җиләге һәм...
    804
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 05:59
    Машина йөртүчеләрне – имтиханга
    Автомобиль йөртү хокукының вакыты чыгучылар кабаттан шул хокукны алу өчен имтихан тотарга мөмкин. Автомәктәпләр керткән әлеге тәкъдим хәзер ЮХИДИ тарафыннан өйрәнелә. Элегрәк бирелгән машина йөртү таныклыкларына ия булучылар белем сыйфатына күзәтчелек түбәнрәк вакытта укыдылар, шунлыктан яңа стандартлар буенча тестлар үтәргә тиеш дип саный тәкъдим авторлары.
    696
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 05:24
    Бакчадагы мунча, бәдрәф өчен салым түләтә башлыйлар
    Быелдан башлап бакчалардагы өйләрдән тыш андагы башка хуҗалык корылмалары өчен дә салым түләргә туры киләчәк. Ул мунчамы, бәдрәфме яки кораллар кую өчен төзелгән будкамы. Бары тик пенсионер-инвалидлар гына бу салымнан азат ителә. "Российская газета" язганча салымнар югары ставка буенча алыначак, ягъни0,3% урынына 0,5 % ставкасы. Барлык сораулар буенча салым инспекциясенә...
    699
    0
    0
Реклама