27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда диспансеризация узу өчен бер көн ял бирелергә мөмкин
Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты.
-
Язучылар берлеге үз кандидатын атады
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Г.Тукай премиясенә кандидат итеп язучы Камил Кәримовны чыгарган. Утырышта барлыгы алты кандидатура каралган, дип хәбәр итә "Идел" журналы.
-
Чикләвекне ничек сайларга һәм сакларга?
Әстерхан чикләвеге 60 процент майдан, 17 процент аксым һәм углеводлардан, А, В, С, Е витаминнарыннан тора. Чикләвек кандагы холестеринны киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылыктан интегүчеләргә ярдәм итә. Майлар күп булса да, ни гаҗәп, ул кешене симертми.
-
Чит илләргә чыксаң...
Хәзер чит илгә барып ял итү гадәттән тыш хәл саналмый. Әмма кагыйдәләр үзгәреп тора. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан чикне узганда ниләр алырга яраганлыгы турында алдан белешү зыян итмәс.