7 март 2018 яңалыклары
-
Хатыныңны җәнлек белән чагыштыр!
Чиләбе зоопаркы 8 март бәйрәменә багышлап, ирләр өчен шаян акция оештыган. Аларга хатыннарын җәнлекләр белән чагыштырып, шулар белән фотога төшәргә тәкъдим ителгән. Зоопаркка комментарийлар белән җибәрелгән фоторәсемнәр махсус галереяда урын алачак. Хатыннарына чынлап та бик охшаган җәнлекләр белән фотога төшүчеләргә зоопаркка чакыру бүләк ителәчәк. http://kiziltan.ru/kyzyk-news/10272-hatynyny-nlek-beln-chagyshtyr.html
-
Чаллы прокуратурасы “Бедный еврей” туңдырмасы чыгаручыны тикшерә
Әлеге исем законлы рәвештә кулланылганмы икәнлеген ачыклаячаклар. (Чаллы, 6 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы "Славица" компаниясенең "Бедный еврей" туңдырмасы чыгару фактын тикшерә. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына шәһәр прокуроры урынбасары Эльвира Тимерова хәбәр итте. Чаллы фабрикасы "Бедный еврей" исеме белән яңа төр продукция чыгара башлый. Әлеге факт җирле еврей җәмгыяте...
-
Хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе була
"Гаилә" мәчетендә 8 мартта узачак бәйгедә иң кечкенә мөслимәләр дә, мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә катнашачак. (Казан, 6 март, "Татар-информ"). Казанда Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 8 мартта 9:00 сәгатьтә Казанның Гаилә...
-
Гаиләдә кем хуҗа?
Россиянең халык фикерен өйрәнүче үзәк үткәргән сорау алулар нәтиҗәсе буенча, халыкның 80 проценты, гаиләдә тигез хокуклык булырга тиеш, дип уйлый. Сорау алуда катнашучыларның 72 проценты бу канун чыннан да гаиләләрдә үтәлә, дип белдергән. Әмма 16 процент җавап бирүче гаиләдә ир-егет хуҗа булырга тиеш дип белдерсә, 1 проценты барысын да хатын-кыз...