16 март 2018 яңалыклары
-
Куркынычсызлыкны 8 меңнән артык кеше саклый
18 март - Россия Президентын сайлау көнендә республикада җәмәгать тәртибен 8 меңнән артык полиция хезмәткәре саклый. Бу хакта ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафиль Гильманов хәбәр итте. Сайлау көнендә җәмәгать тәртибен саклауда 295 росгвардияче, 470 курсант, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы уку йортлары укучылары һәм мөгаллимнәре эшләячәк. Өстәмә рәвештә 5,5 мең...
-
Кайдадыр син бар...
Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә иде. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә "5"ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны...
-
49 мең татарстанлы сайлауларда беренче тапкыр катнашачак
Россия Президентын сайлауларга беренче тапкыр 49 мең унсигез яшьлек татарстанлы киләчәк. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова сөйләде. Республика сайлау комиссиясе Татарстанда 18дән 35 яшькәчә булган 800 яшь сайлаучы барлыгын санаган. "18 мартта беренче тапкыр 49 мең кеше сайлаячак. Без аларга аларның беренче сайлауларына шәхси чакыру...
-
Канадада татар җәмәгать эшлеклесе Батухан Азимов вафат
Соңгы елларда Канаданың Торонто шәһәрендә яшәгән татар җәмәгать эшлеклесе, активист Батухан Азимов 91 яшендә вафат булган. Ул Канадага кадәр яшәгән Чаллыга алып кайтып җирләнәчәк. Батухан Азимовның вафаты турында Канадада Онтарио төбәгенең "Берлек" татар оешмасы җитәкчесе Мирсылу Арсланова хәбәр итте. Батухан Азимов 1926 елда Казакъстанның Шымкент (Чимкент) каласында туа. Аның әти-әнисе...
-
Йөргән таш шомара
Әлеге яшь әни бүгенге көндә Чаллыда ире белән ике бала тәрбияли: кечкенәсенә 4 ай, олы кызына ике яшь. Моннан берничә ел элек аны коучинг вакытында, Сингапурдан килгән мөгаллимгә тәрҗемәче булып торган чагында, күргән идем. Яңа Чишмәдә туып үскән, татар сыйныфын тәмамлаган оялчан гына, тыйнак кына кызның (ул минем укучым) үз-үзен...
-
Сабыйларны Коръән уку бәйгесенә дәшәләр
28 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә 23 тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә. Анда теле ачылган Коръән сүрәләрен белгән сабыйлардан алып 16 яшькәчә үсмерләр катнаша ала. Бәйгене ТР Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Балалар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар. Аларны Чаллы мәчетләре...