11 июль 2019 яңалыклары
-
11 июль 2019 - 17:00Борынгы күршеләр: Спас районында Ибн Фадлан заманнарында булган зиратта венгр каберлекләре табылды“Генетик яктан татарлар белән без якын халык”, - ди Венгриянең Казандагы Генерал консулы Адам Штифтер. Аның фикеренчә, Татарстанда моннан 1100 еллар элек яшәгән венгр кабиләләре һәм безнең ата-бабаларыбызның бер-берсенә тәэсире булмый калмаган. Шул фикер белән рухланып, Венгрия археологлары Татарстан археологлары уздырган казу эшләрендә катнашырга дип, Татарстанга килде. “Татар-информ” хәбәрчесе Болгар җирендә - Спас районы Танкеевка авылындагы борынгы мадьяр каберлекләрен казу эшләре белән танышып кайтты.
-
11 июль 2019 - 16:30Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибезМәскәүдә Төркиянең Россиядәге бердәнбер мәдәни үзәге урнашкан. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Казанда икенче төрек мәдәни үзәген күрергә теләк белдерде. Юныс Эмре исемендәге беренче оешма Мәскәүдә урнашкан. Әхмәт Садыйк Доган бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде. “Мәскәүдә Юныс Эмре исемендәге үзәк ачылды, Россия исә Төркиядә үз мәдәни үзәген ачты. Тагын бер үзәк ачылуы да бары тик үзара килешү нигезендә генә эшләнергә тиеш. Бу очракта ике ил вәкилләре параллель рәвештә ике үзәк ачылу турында үзара килешергә тиеш. Мондый карар кабул ителә калган очракта без үзәкне Казанда ачарга телибез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Казанда төрек телен өйрәнү буенча курслар уздырыла. “Төрек теле курсларын уздыру өчен КФУ каршында кечкенә генә бер вәкиллек бар иде. Хәзер әлеге курслар дәвам итә, моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында катнаш россия-төрек гаиләләрендә туган балалар туган телләрен өйрәнә ала”, - диде Генераль консул. “Төркия консуллыгы әлеге курсларны үткәрүдә укыту материаллары белән ярдәм итә, тыңлаучыларга сертификатлар тапшыра”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.
-
11 июль 2019 - 16:00Ялган диплом сатып тотылганнарАларның хаклары 15 меңнән 50 мең сумга кадәр куелган.
-
11 июль 2019 - 14:30Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа сайлап алу турниры узачак13-14 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры узачак. Ярышларда 12 ил катнаша. Ярышларда җиңүче Команда турыдан-туры Япониядәге Олимпиадага эләгәчәк, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундында – «Репешаж» белән көрәшне дәвам итәчәк.
-
11 июль 2019 - 14:00Хуҗасын аренада буып үтергәнЦиркта буар елан (удав) хуҗасын чыгыш вакытында буып үтергән.
-
11 июль 2019 - 11:00Июль башында карбыз алу – лотерея кебекҖәй җиттеме, кибет киштәләрендә, урам чатларында карбыз-кавыннар барлыкка килә. Хәер, хәзер бу җимешләр кайбер кибетләрдә кыш буе да бетеп тормады.
-
11 июль 2019 - 09:56Татарстанда гериатрия стационарлары кайда булачагы билгелеЕл азагына кадәр олы буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча 140 ятак булдырылырга тиеш.
-
11 июль 2019 - 09:00РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ!«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш