Питрауда танышканнар, Покрауда туй иткәннәр
12 июльдә, Мәләкәс авылында, һәр елдагыча, Питрау бәйрәме үткәрелә. Райондашлар шулай ук 20 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылына да Питрауга барачак. Урман буендагы аланда оештырылган әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар килә. Быел анда Мәләкәс авылыннан «Питрау» фольклор ансамбленең балалар һәм өлкәннәр төркемнәре, Кнәз авыл җирлегеннән «Айбагыр», Бордыдан «Туганайлар», Иске Җирекледән «Җакын туганнар» фольклор коллективлары катнашачак. Питрау бәйрәменең әһәмияте, йолалары турында безгә Борды авылыннан Нина Касакина һәм Мәләкәстән Людмила Адамова сөйләде.