10 июль 2020 яңалыклары
-
Мишустин Мәскәү - Казан трассасын РФдә иң зур юл проекты дип атады
Россия Премьер-министры Татарстанда «Европа - Көнбатыш Кытай» трассасын төзү буенча киңәшмә ачты.
-
Covid-19 аркасында Россиядә кабат чикләүләр кертелергә мөмкин
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле коронавирусның икенче дулкынына әзер булырга кирәк дип белдерде.
-
Чаллыда яшьләрнең сугышуы видеога эләккән
Чаллыдагы сугышуның видеоязмасын социаль челтәр кулланучылары урнаштырды
-
“Икенче баласын табып, кырык көн үткәннән соң, сеңлем үзенең туган көнендә үлде”
Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Эльвира Сәмигуллинага 8 июльдә 28 яшь тулган, шул көнне ул ике баласын ятим калдырып үлеп киткән.
-
Яр Чаллыда җил көчәю белән яшен фаразлана
10 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен булуы ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Яр Чаллыда пляж ачуга рәсми рөхсәт бирелмәде
Су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык шартларына туры килүе турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә буенча шәһәр пляжларын куллануга рөхсәт бирелмәде.
-
Əлмəттə ир-атны үз анасын үтерергә нәрсә этәрә?
Әлмәт районының Сөләй авылында 84 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла. Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән элек хөкем ителгән 59 яшьлек хатын-кызның улы тоткарланган.
-
Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән
Фаҗига кичә көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә була.
-
Чаллы предприятиеләре мәшгульлек өлкәсендә ярдәм алырга мөмкин
Россия Федерациясе хөкүмәте хезмәткә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан 4 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирәчәк. Шуларның 133,3 млн сумы Татарстан Республикасына җибәреләчәк. Бу акчалар вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыруга тотылачак.