14 октябрь 2021 яңалыклары
-
14 октябрь 2021 - 20:20Бассейннар күп, бәясе арзан түгелЧаллыда соңгы елларда спорт корылмалары күп төзелә. Бассейннар да шактый. Әмма бәяләре гади халык өчен түгел, сәгате 250-300 сум тора. Әле бит аларга җәмәгать транспортында утырып барып кайтырга тагын 100 сум кирәк.
-
14 октябрь 2021 - 19:55Кайда сез, тәрбиячеләр?Балалар бакчаларында тәрбиячеләр җитми. Миңа калса, алар хезмәт хакының түбән булганы өчен генә түгел, кайбер ата-аналарның шикаятьләр язып теңкәләренә тигәнгә дә эштән китәләр.
-
14 октябрь 2021 - 19:14Фатирны саттык, әмма салым килде– 2017 елның маенда ике бүлмәле фатир сатып алдык. Бәясе 2 млн 400 мең сум иде. Өч ел үткәннән соң, 2020 елның июнендә аны сатарга булдык.
-
14 октябрь 2021 - 18:43Хастаханәгә барырга куркаларБез коронавирус инфекциясе башлангач та, әнием белән икебез дә чирләдек. 2нче хастаханәгә эләктек. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, табибларның тырышлыгы белән мин бу чирне җиңдем. Ә 77 яшьлек, үз тормышын алып бара торган әнием, шикәр чирле булганга үлеп китте.
-
14 октябрь 2021 - 18:15Табында - казАвылларыбызда каз өмәләре башланды. Һәр табынның бизәге булган әлеге йорт кошыннан нинди генә тәмле ризыклар әзерләмиләр. Бүген сезнең игътибарыгызга җиңелчә генә башкарыла торган берничә рецепт тәкъдим итәргә булдык.
-
14 октябрь 2021 - 17:32Әллә бозым салдылар микән?Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз. Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле баласы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри.
-
14 октябрь 2021 - 14:06Чаллы студентлары «ТР Ел студенты» премиясенә дәгъва итә алаЕл саен үткәрелә торган «ТР Ел студенты» республика премиясенә югары уку йортлары студентларыннан гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә.
-
14 октябрь 2021 - 13:17Чаллы педагогы «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2021» конкурсының зональ этабында җиңде7 октябрьдә Алабугада «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зональ этабы узды.
-
14 октябрь 2021 - 12:39Чаллы спортчысы Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча Россия Чемпионатының һәм Беренчелегенең көмеш призеры булдыКостромада 8-11 октябрьдә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан һәм 5 округыннан 400гә якын спортчы катнашты.
-
14 октябрь 2021 - 12:17"Яраткан укытучым" бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылдыҖәмгыятебездә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - укытучы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдәге хезмәтнең әһәмиятен ассызыклады. Быелгы мөрәҗәгатендә ул мәгариф системасындагы кыенлык - кадрлар җитмәвен әйтте. Бүгенге көндә белемле, тәҗрибәле мөгаллимнәр алтын бәясенә тора. «Яраткан укытучым» бәйгесе дә мөгаллимнәргә карата ихтирам, мәхәббәтебезне белдерү өчен бер мөмкинлек булды.
-
14 октябрь 2021 - 11:55Чаллылылар Күпфункцияле үзәк офисларына Ковид-19дан вакцинация узуны раслаучы QR-кодны алу өчен мөрәҗәгать итәВакцинация үтүне раслаучы QR-код яисә Ковид-19 белән авыруны раслаучы сертификат алу өчен күпләгән чаллылар КФҮ офисларына мөрәҗәгать итә башлады.
-
14 октябрь 2021 - 11:17Яр Чаллыда Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын төзүгә керештеләрДекабрь аенда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы ачылачак. Аны төзүгә вуз «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслау алды. Бу максатларга вузга 120 млн сум бүлеп бирелгән.
-
14 октябрь 2021 - 10:43Шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген Пенза өлкәсеннән килгән кунакларга тәкъдим иттеләрЯр Чаллыга эш визиты белән «Станкомашстрой» ҖЧҖ генераль директоры, «Локомотивы Роста» проектының төбәк координаторы, «Станкоинструмент» ассоциациясенең директорлар советы әгъзасы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Олег Кочетков килде.
-
14 октябрь 2021 - 09:57Газетабыз - социаль челтәрләрдәСоциаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. gazetasy, Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз!
-
14 октябрь 2021 - 09:35Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга?Бер атна буе термометр баганасында +5 градус температура сакланса, җәйге резинаны кышкысын алыштырырга вакыт, ди автоэкспертлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын исә җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.