23 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллы Уставында үзгәрешләр көтелә
Чаллыда шәһәр Уставына үзгәрешләр кертүгә багышланган халык тыңлаулары үтте. Анда депуталар, хакимият вәкилләре, шәһәр студентлар советы әгъзалары һ.б. катнашты. Шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева белдерүенчә, Устав 2015 елның 8 декабрендә кабул ителгән һәм аңа соңгы ун ел эчендә 16 тапкыр төзәтмә кертелгән. Бу юлы шәһәрнең төп документында берюлы унбиш үзгәреш...
-
Чаллыга Мәскәү журналистлары килде
Чаллының Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә Беренче каналдан төшерү төркеме килде. Журналистлар биедә көн дәвамында нейрохирурглар һәм рентгенэндоваскуляр хирурглар катнашында үткән операцияләрне видеога төшерделәр, пациентлар белән аралаштылар. Хастаханә турында сюжетлар «Здоровье» тапшыруында күрсәтеләчәк. Мәскәү кунаклары күргәннәреннән бик тә канәгать калган.