30 март 2015 яңалыклары
-
Илдар Халиков: “Эш тәкъдим итүчеләрне кызыксындырырга кирәк”
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков, федераль һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме көтеп тормыйча, хезмәт базарына кагылышлы ярдәм чаралары...
-
Сату кимегән
"КАМАЗ" ААҖ агымдагы елның ике кышкы аенда автомобильләр сатуга нәтиҗә ясады. Предприятиенең маркетинг департаменты мәгълүматларына караганда, ике ай нәтиҗәләре буенча Россия базарында 14-40 тонналы тулы массалы 4500 берәмлек йөк автомобиле сатылган. Бу узган елның шул айлары белән чагыштырганда, 48 процентка түбән. Россия базарында компанияләр өлеше 52 процент тәшкил иткән. "КАМАЗ"...
-
Көндез — җылы, төнлә — салкын
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 30 мартта, алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Татарстан районнарында һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан, 4 градуска кадәр җылы булачак. Бүген явым-төшем көтелми. Көндез 2-4 градус җылы булачак. 31 мартка каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек...