Мисырдан Россиягә кайтучы самолет һәлакәткә очраган
Россия туристлары белән Мисырдан Петербургка очучы самолет һәлакәткә очраган. Очкычта 224 кеше булган. Аларның күбесе - Россия туристлары. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Мисырның премьер-министры Шәриф Исмаил сүзләренә караганда, һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналы, коткаручылар җибәрелгән. Фаҗигане тикшерү буенча махсус комиссия...