Шəhри Чаллы

Татарча мәзәкләр укып көлеп алыгыз

Кыш, урман, кар явып тора. Урман буйлап ачулы аю йөри.

Әле чыршыны сындыра, әле агач төбенә китереп тибә, бүрегә акыра... Кыскасы, нык котырган бу. Шунда авыз эченнән: “Пычагыма дип сентябрьдә кофе эчтем инде!” – дип тә мыгырдап ала.

* * *

– Каһәр төшкән кыш! Машиналарның замоклары ката – ача алмыйм.
– Ә син кайнар су агызып кара.
– Җүләрме әллә син?! Машина урларга Казан урамнары буйлап кулыма чәйнек күтәреп баруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?

* * *

– Кадерлем, туган көнеңә нәрсә бүләк итәргә?
– Әлбәттә инде, чәшке тун!
– Җәй көне нәрсәгә сиңа тун?
– Кышка бәлки без синең белән ачуланышып аерылышырбыз. Мондый җүләрне тагын кайчан табам әле.

* * *

Начальник бер хезмәткәрне чакыртып кертә.
– Син җылы сыра яратасыңмы?
– Юк, әлбәттә.
– Ә тирли торган хатын-кызларны?
– Юк инде!
– Димәк, отпускыга кышын чыгасың.

* * *

Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы – бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән.

* * *

Закон алдында бөтен кеше дә тигез: кыш буе теплотрассада яшәгән бомжга язын җылылык өчен түләргә квитанция китерделәр.

* * *

Гитрометүзәк вәгъдә иткән быелгы гадәттән тыш карлы һәм салкын кыш ике көн дәвам итте.

* * *

Бөтен кеше дә алдаша, әмма бу куркыныч түгел, чөнки беркем дә беркемне дә тыңламый.

* * *

Ирләр – ялган сөйләгәнне, хатыннар дөресен әйткәнне гафу итә алмый...

* * *

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

* * *

Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.

* * *

Ат каршына бүре килеп чыга:
- Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!
- Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып бак.
Бүре укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена кушаяклап тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:
- Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәер иде...
* * *
Акыллы хатын иреннән һәрвакыт киңәш сорый, ләкин бу киңәшне ул беркайчан да тотмый, чөнки дивана түгел.

* * *

Ике ахирәт ресторанда утыра. Берсе – икенчесенә:
- Әнә теге ике карт өстерәлчекне күрәсеңме? Ун елдан без дә шулар төсле булачакбыз...
- Дивана, бу бит көзге!!!

* * *

Бер ирнең хатыны үлем түшәгенә яткан һәм үләр алдыннан җәмәгатенә эчен бушатырга булган.
– Кадерлем, үзем белән алып китмим инде, сиңа барысын да сөйлим. Мин бит синең абыең, иң яхшы дустың һәм әтиең белән йоклап, сиңа хыянәт иттем.
– Беләм, сөеклем... Шуңа күрә чәеңә агу салдым да инде.

* * *

Төн уртасы. Морг. Санитарлар подсобкада урлаган спиртларын эчеп утыралар. Шулвакыт алар янына бичара дежур студент йөгереп керә:
– Анда... Анда...
Санитарлар хәвефләнешеп:
– Нәрсә анда?!
– Анда бер мәет торып утырды!
– Фәләнеңне төгән итим! Без главврач тикшерергә килә дип уйлап куркыштык тагын.

* * *

География укытучысы табибка килә.
– Кай җирегез авырта? – дип сорый тегесе.
– Аягым.
– Кайсы төштән?
– Балтырдан төньяк-көнчыгышка таба...

* * *

– Сиңа нәрсә булды?
– Берьюлы ике тешне суырттым.
– Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың?
– Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады.

* * *

Гали абзый Көнбатыштагы бер клуб белән миллион долларлык килешү төзегән яшь футболчы турында мәкалә укыганнан соң, дәреслекләргә батып утырган малае янына килеп:
– Җыен юк-бар белән миеңне черетеп утырганчы, чыгып, туп тибеп керер идең!

* * *

Тулы гәүдәле хатын бер малайга мөрәҗәгать итә:
– Үскәнем, бу капка аша мин паркка үтә аламмы?
Малай, икеләнеп кенә:
– Белмим шул... Әле күптән түгел генә печән төягән машина үткән иде анысы...

* * *

Балерина перронда поезд көтә. Вакыт әрәмгә узмасын дип ул партиясендәге пируэтларны кабатлый. Бераз күзәтеп торгач, аның янына бер әби килә:
– Балам, интекмә, әйдә, мин сиңа якындагы бәдрәфне күрсәтәм...

* * *

Җитмеш сигез яшьлек Клавдия Петровна шырпы сызып, лифт төймәләрен яндырырга ярата. Ул моны тыныч күңел белән эшли, чөнки белә: аннан беркем дә шикләнмәячәк.

* * *

Бер колактан керә, икенчесеннән чыга – ул нәрсә?
– Лом.
– Бер колактан керә, икенчесеннән чыкмый – ул ни?
– Чаңгы таягы.

* * *

– Мәктәптә укыганда мин дөньяда иң авыр һәм эчпошыргыч эш дәрес хәзерләү дип уйлый идем.
– Ә хәзер?
– Ә хәзер иң авыр һәм эчпошыргыч эш балаң белән дәрес хәзерләү дип уйлыйм...

* * *

– Әни, мин уйнарга чыгам!
– Кем белән? Кайда уйныйсыз? Кайчан кайтасың?
– Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
– Чык.

* * *

Хатыны ирен кибеткә җибәрә:
– Ярты литр көнбагыш мае алып кайт.
Ире бераздан ләх исерек хәлдә кайтып керә.
– Йә, алдыңмы?
– Яртысын алдым, ә көнбагыш маена акча җитмәде.

* * *

– Бу йомырканы инде ярты сәгать буе пешерәм, ә ул һаман каты, – ди яшь хуҗабикә иренә.
Ире:
– Аны, мөгаен, бик карт тавык салгандыр.

* * *

Икәү телефоннан сөйләшә:
– Синең буең ничә сантиметр?
– 145
– Ә авырлыгың?
– Авырлыгым тагын да азрак – 120 кило.

* * *

– Хатын коткысына бирелеп, мин эчүне, тартуны һәм карта уйнауны ташладым.
– Тәбрик итәм! Димәк, хатының хәзер бәхетле?
– Һич юк! Авызын ача да, шул килеш катып кала, чөнки әйтер сүзе юк.

* * *

Кунак:
– И-и, озатырга чыгып мәшәкатьләнмәскә иде инде...
Хуҗа:
– Нинди мәшәкать ди! Килгән кешене озату күңелле генә ич ул!

* * *

– Нишләп сезнең помидорларыгыз яшел?
– Ошатмасагыз, әнә, сары кыярлар бар.

* * *

Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.

* * *

– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, хатын-кыз артыннан чапкандамы?
– Аракы шешәсен эләктереп хатыныннан качканда.

* * *

Трамвайда:
– Мин инвалид, 43тә минем аягымны өзделәр.
– Ялганлама! Мин әле генә 43нче автобустан төшеп күчеп утырдым, анда сезнең аякны күрмәдем...

* * *

– Сәгать ничә?
– Биш минуттан тула.
– Ничә тула?
– Белмим, минем сәгатьнең кыска угы сынып төште.

* * *

Ике ахирәт сөйләшә:
– Минем белән алты ел йөргәннән соң Гали, ниһаять, гаилә тормышы турында сүз кузгалтты.
– Нәрсәләр әйтте?
– “Хатыным һәм ике балам бар”, – диде.

* * *

Вәли:
– Әни, мәктәптә мине барысы да ялган капчыгы дип үчеклиләр.
– Бөгештермә, син бит мәктәптә укымыйсың.

* * *

Зоопаркта:
– Әти, кара нинди матур маймыл утыра!
– Искә төшерүең яхшы булды әле, улым. Әниең төшке ашка соңга калмагыз дигән иде.

* * *

Яшь адвокат судта чыгыш ясый:
– Әфәнделәр! Гаепләнүченең мине адвокат итеп яллавы үзе генә дә аның акылга тулы түгеллеге турында сөйләмимени?

* * *

– Минем бер танышым өйләнгәнче бик басынкы, моңлы иде. Ә өйләнгәч бөтенләй үзгәрде: шарык-шырык көлә, җырлар җырлый.
– Нинди җырлар?
– Ә кем аңласын инде җүләр кешенең җырын.

* * *

Телефон чылтырый:
– Әлү, бу бер-бер-бер-берме?
– Юк, бу унбер-унбер.

* * *

Нимес:
– Мин һәр кич саен өч банка сыра эчәм.
Урыс:
– Өч банка? Ул тугыз литр килеп чыга түгелме соң?!

* * *

– Йөремсәк мәзәк сөйлимме?
– Йөремсәк? Ул ничек була? Сөйлә.
– Ә, юк... Син сораштырган арада ул китеп тә барган.

* * *

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә чылтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкыралар:
– Тагын кабатлый алмассызмы?
– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!

* * *

Караңгыда бер мужик “КамАЗ”ы белән хәтәр егетләр утырган джипны төрттерә. Джип канауга төшеп каплана. Теге мужик канауга таба сузылып:
– Әй, сез исәнме анда, юкмы?
Тынлык. Ых иткән тавыш та юк.
Теге мужик җиңел сулап:
– Аллага шөкер инде алайса.

* * *

Белдерү: “Бик акыллы этебез югалды. Шарик! Әгәр бу белдерү синең күзеңә чалынса, зинһар өчен, өйгә чылтырат!”
* * *
Авызына сыр капкан карга агач башында утыра. Шулвакыт төлке йөгереп чыга һәм карганың башына таш ыргыта. Карга җиргә мәтәлеп төшә һәм, һушына килгәч, сүгенеп:
– Менә, кабәхәт, бөтен мәсәлне бозып ташлады.

* * *

Ире хатынына:
– Сиңа иртәгә 8 мартка нәрсә бүләк итәргә соң?
– Берни дә кирәкми. Эчә, исерә генә күрмә. Менә шул иң яхшы бүләк булыр.
– Юк инде... Мин анысын сиңа кичә бүләк иттем. Һаман-һаман бер төрле бүләк булмас...

* * *

8 март. Ире телевизор каршында диванда газета укып ята, хатыны савыт-саба юа. Менә ир бүген бәйрәм икәнен һәм бүләк алмаганын исенә төшерә дә, укуыннан аерылмыйча гына:
– Калдыр, кадерлем, бүген сигезенче март бит, иртәгә юып бетерерсең.

* * *

– Кадерлем, сиңа 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?
– Белмим шул...
– Алайса сиңа яхшылап уйларга тагын бер ел вакыт бирәм.

* * *

– 8 мартны кем уйлап тапканын беләсеңме?
– Беләм. Чәчәк сатучылар!

* * *

– Нинди чәчәкләр яратасың?
– Розалар.
– Акмы, кызылмы?
– Кызыл.
– Аңлашылды. Ә шампан шәрабе белән шәмгә мөнәсәбәтең ничек?
– Уңай. Син нәрсә... миңа 8 мартка сюрприз әзерлисең?!
– Әйе. Сиңа “Вконтакте” аша җибәрергә открытка сайлап утырам.

* * *

– Кадерлем, син миңа 8 мартка бүләк алдыңмы?
– Әлбәттә!
– Ә ул миңа ошаячакмы?
– Ошамаса, миңа бирерсең, андый кармак турында күптән хыялланам инде.

* * *

Әби белән бабай үлгәннәр. Менә алар оҗмаһ буйлап баралар. Ничек рәхәт: тирә-якта яшеллек, кояш нурларын сибә, кошлар сайрый, җиләк-җимешләр үсеп утыра... Шулчак бабай йодрыгы белән әбинең баш чүмеченә биреп ала.
Әби:
– Нәрсә өчен?! Нинди гаебем бар?!
– Әгәр иртәләрен суга пешерелгән ботка ашатып диета тоттырмаган булсаң, без инде монда 20 ел буе шушылай яшәр идек!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: