Шəhри Чаллы

Әйдәгез, өйдә төрек көлчәсен пешерәбез. Гади рецепт.

Базлама дигән бу көлчәне (ипине) кефирдан пешерәбез.

Моның өчен бодай онын тоз белән кушып илибез. 

400 грамм он, 250 мл кефир, 1 чәй калагы сода, тәменчә тоз кирәк.

Йомышак кына итеп камыр басабыз, кулга иярмәсен өчен сыек май кулланабыз. Камырны 10 минутка суыткычка куеп торабыз. Аннан алып биш өлешкә бүлеп кечкенә җәймәләр җәеп, ике ягы да кызарганчы коры табада кыздырабыз. Бик тәмле килеп чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: аш-су
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: