Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләрен Казанга чакыралар

Чаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәрләрне Казанда узучы Татарстан Республикасы IT-кластер конференциясендә катнашырга чакыралар. Ул 21 нче - 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.

Бу конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашында, ел саен үткәрелә торган, «Киләчәккә караш» бизнес-форумы кысаларында уза. Аны Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләре тармагының IT-кластерен, тулаем алганда, аның торышын һәм үсешен бәяләү максатыннан үткәрәләр. Яр Чаллы шәһәреннән монда барырга теләгән эшмәкәрләр өчен уңайлы атобуслар җибәрү дә каралган. Баручылар өчен юл хакы бушлай. Маршрутлар вакыты билгеле: Яр Чаллы шәһәреннән 21 нче сентябрь көнне Курчак театры тукталышыннан сәгать 05:30 кузгала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X