Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы селфи бәйгесе бара

Чаллыда шәһәр китапханәләре стеллажлары фондында иң яхшы селфига Libselfie бәйгесе үтә. Аны Үзәк китапханә яшьләрне китапханәгә тарту максатыннан шундый бәйге игълан иткән. Libselfie бәйгесе китапханә бинасы яисә китап киштәләре янында китапханәчеләр белән берлектә фотопортрет эшләүне тәкъдим итә.

19 сентябрьгә Үзәк китапханә төркемендә иң күп лайклар җыйган фото авторын җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк көтә, дип җиткерә оештыручылар. Шулай ук шәһәр үзәк китапханәсе балалар бакчалары һәм мәгариф учреждениеләре өчен интерактив сәяхәт тә оештыра. Биредә китап-журналлар, ноталар, альбомнар, кыскасы китапка кагылышлы сихри дөнья белән танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев