Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер зур мәктәп төзелә

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә төзүчеләр алдына шундый бурыч куйды. Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәп 2018 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге микрорайон көннән-көн үсә. Узган ел биредә яңа балалар бакчасын ачкан идек. Хәзер мәктәпкә ихтыяҗ туды.

Шәһәр җитәкчеләренең мөрәҗәгате җавапсыз калмады: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән ташламый. Шуңа күрә без 2018 елның 1 сентябренә 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне төзеп бетерү өчен тырышачакбыз, - диде Наил Гамбәрович. 43 мең кв. метрлы мәктәпнең урыны инде койма белән әйләндереп алынган. Бу мәйданда төзелеш техникасы эшли башлады. Беренче субай кагу тантанасына Татарстан Президентының килүе дә көтелә.

Быел 36нчы бистәдәге мега мәктәп ачылды. Аның төзелешенә 1 миллиард сумнан артык акча тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X