Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өчъяклы килешү төзелде

14 сентябрьдә башкалабыз Казанда Россия-Кытай арасындагы үзара хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы булды. Анда Россия сәүдә-сәнәгать министры Денис Манстуров та катнашты. Соңгы вакытларда Россия белән Кытай арасында икътисадый багланышлар ныгый. Татарстан бу өлкәдә дә алдынгы.

Чаллыда "Haier" компаниясе уңышлы эшләп килә. Утырыш кысаларында Татарстан республикасы, Чаллы шәһәре һәм "Haier" компаниясе арасында инветицион проектларны Чаллыда тормышка ашыру буенча килешү төзелде. Әлеге стратегик документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев һәм Кытай компанияләре вәкилләре имза куйды.

Мәгълүм булганча, узган ел Haier корпорациясе Чаллыда суыткычлар җитештерү заводы өчен 50 млн доллар инвестиция кертте. Нәтиҗәдә Россиядә Haierның 24 мең квадрат метр мәйданлы предприятиесе барлыкка килде. 2018 елда завод елына 500 мең техника җитештерергә планлаштыра. Бу агымдагы елга караганда 2 тапкыр артык. Бүгенге көндә предприятиедә 495 кеше эшли. 2017 елның җәендә шәһәребездә Россиядә беренчеләрдән булып Haierның фирма кибете ачылды. Анда Чаллыда җитештерелгән суыткычлардан тыш, кер юу машианлары, кондиционерлар, телевизорлар, ноутбуклар һәм кесә телефоннары сатыла.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев