Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Аҗаган” – уен гына түгел

Хәрби-патриотик юнәлештәге "Йолдыз" шәһәркүләм программасы кысаларында "Гренада" паркы мәйданчыгында 5-6нчы сыйныф укучылары "Аҗаган" уйнадылар. Әлеге уен-бәйгене "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге оештырды. Шәһәребездә җиденче ел эшләүче "Йолдыз" программасы (җитәкчесе Людмила Логинова) яшь буын күңелендә батырлык, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә нәтиҗәләргә ирешә. Республика һәм шәһәркүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар грантларга...

Хәрби-патриотик юнәлештәге "Йолдыз" шәһәркүләм программасы кысаларында "Гренада" паркы мәйданчыгында 5-6нчы сыйныф укучылары "Аҗаган" уйнадылар. Әлеге уен-бәйгене "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге оештырды.

Шәһәребездә җиденче ел эшләүче "Йолдыз" программасы (җитәкчесе Людмила Логинова) яшь буын күңелендә батырлык, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә нәтиҗәләргә ирешә. Республика һәм шәһәркүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар грантларга ия булды.

Программа ел саен җәйге каникул вакытында "Хәрби шәһәрчек" дип исемләнгән сәламәтләндерү лагере оештыра. Шунысы әһәмиятле, митинг үткәреп, "Ватан-ана" һәйкәленә чәчәкләр салып, әлеге лагерьны тантаналы рәвештә ачып җибәрү балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңелен дулкынландыра. "Хәрби шәһәрчек"тә балалар төрле юнәлештә һөнәри белем алалар, мастер-класслар, тренинглар, туристик слет, тәрбияви һәм сәламәтләндерүгә нигезләнгән сәяхәтләр, бәйгеләр оештырыла. Шулай ук программа өлкәннәр белән эшләүне дә үз эченә алган, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән "Саумысез, ветераннар" дип исемләнгән кичәләр, очрашулар уздыра, хәйрия акцияләре оештыра. Программада катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Чираттагы "Аҗаган"да 120дән артык укучы көч сынашты. Алар "яшелләр" һәм "кызыллар" командаларына бүленеп, "Йолдызчыкны саклау" ярышында көч сынаштылар. Бу чара йолдызчыкны саклап калу һәм флагны оту белән тәмамланды. Уенда "яшелләр" командасы җиңү яулады. Аларга "ТрансТехСервис"тан күчтәнәчләр тапшырылды.

25 ноябрьдә "Гренада"да "Аҗаган"ның икенче этабы үткәрелә. Анда 7-8нче сыйныф укучылары көч сынашачак. Бу чарада укучылар "Химик саклану", "Медсанбат", "Мина урыны", "Ялкын" әзерлеге, "Корал" җыеп-әзерләү һәм башка бәйгеләрдә көч сынашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев