Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акварель бәйрәме

Шәһәребезнең картиналар галереясында тагын бер өр-яңа экспозиция ачылды. "Күзнең явын алырлык мондый бай төсләр балкышының инде күптән булганы юк иде", дип сөенечле фикерләре белән уртаклаша бирегә килүче шәһәрдәшләребез. Чыннан да, заллар яктырып киткән. Стеналарда - табигатьнең иң гүзәл мизгелләрен тотып алган гаҗәеп матур пейзажлар, натюрмортлар һәм портретлар. Картиналарның барысы да...

Шәһәребезнең картиналар галереясында тагын бер өр-яңа экспозиция ачылды. "Күзнең явын алырлык мондый бай төсләр балкышының инде күптән булганы юк иде", дип сөенечле фикерләре белән уртаклаша бирегә килүче шәһәрдәшләребез.

Чыннан да, заллар яктырып киткән. Стеналарда - табигатьнең иң гүзәл мизгелләрен тотып алган гаҗәеп матур пейзажлар, натюрмортлар һәм портретлар. Картиналарның барысы да уникаль техника - классик күп катлы акварель ярдәмендә иҗат ителгән.

Картиналар галереясының зур залында Мәскәү дәүләт академиясе рәссамы Сергей Андриякиның акварель һәм нәфис сәнгать күргәзмәсе ачылды. Әлеге экспозициядә Россия Федерациясе халык рәссамы, Россия Академия сәнгатенең хакыйкый әгъзасы, акварель һәм нәфис сәнгать академиясе ректоры, Акварель мәктәбенә нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе, заманча акварель рәсем сәнгатен әйдәп баручы остазның 80 картинасы һәм аның уникаль техникасын кулланып иҗат итүче педагоглар һәм студентларның 24 иҗат эше куелган.

- Бу күргәзмәне акварель бәйрәме дип атарга да була, - ди әлеге вузның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Юрий Смирнов. - Без бит акварельне, нигездә, эскизлар, этюдлар иҗат итү ысулы буларак кабул итәргә өйрәнгән. Ә менә Сергей Николаевич Андрияки инде 20 елдан артык акварель техникасының нинди нәфис зәвыкка, нинди мөмкинлекләргә ия булуын раслап, армый-талмый иҗат итә. Күргәзмәгә килгән һәркем әлеге югары рәсем сәнгате белән очрашудан, чын мәгънәсендә, хозурлык алып, ял итеп китә. Күргәзмә 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X