Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Англиянең алтын диплом иясе

Татар кызы Сандра Исмәгыйлева Англиянең мәдәният башкаласы булып саналган Ексетер шәһәрендә белем ала. Уку кыйммәт, елына 700 мең сумга төшә. Бу гаҗәп түгел, чөнки Англия дипломнары дөньяда иң кыйммәтлесе һәм сыйфатлысы санала. Сандра, атнасына алты мең сум түләп, кечкенә бүлмәдә яши. "Бу - иң арзанлы вариант", - ди кыз. Сандра...

Татар кызы Сандра Исмәгыйлева Англиянең мәдәният башкаласы булып саналган Ексетер шәһәрендә белем ала. Уку кыйммәт, елына 700 мең сумга төшә. Бу гаҗәп түгел, чөнки Англия дипломнары дөньяда иң кыйммәтлесе һәм сыйфатлысы санала. Сандра, атнасына алты мең сум түләп, кечкенә бүлмәдә яши. "Бу - иң арзанлы вариант", - ди кыз. Сандра безгә Англиядәге укыту системасы, гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

"Үз баласын үзе карый"

Бөекбритания яшьләре 30 яшьне тутыргач кына бала табу турында уйлана башлый. Беренче максатлары - матди якны ныгыту һәм йорт сатып алу. Аларда әби-бабай бездәгечә онык карашмый, әни кеше үз баласын үзе тәрбияли. Үз балаңны кемдәдер 2-3 көнгә кунакка калдыру - британиялеләрнең башына сыймаслык хәл. Әни кеше исә декрет ялында утырмый. Ул эшкә чыгам дисә, балалар бакчасы сабыйларны өч айдан ук кабул итә. Бәби тәпи киткәч тә, һәр ана, үз баласында нинди дә булса сәләт күреп алып, аны я чит телләр мәктәбенә, я җыр түгәрәгенә, я спорт секциясенә бирә.

Россиядәге әти-әниләр белән чагыштырганда, инглизләр бик тыныч һәм сабыр халык. Бер үк сүзне йөз тапкыр кабатласалар да, чыгырдан чыкмыйлар. Инглизләр балаларын һәрвакыт үзләре белән йөртә, бер айлык чактан ук кибеткә алып чыга башлый. Янәсе, шул рәвешле бала җәмгыятьтә үз-үзен тотарга өйрәнә. Бәлки шуңадыр, инглиз баласы урта һәм олы буын кешесе белән уртак телне тиз таба.

Каеш өчен - җинаять эше

"Англия - балалар өчен иң куркынычсыз илләрнең берсе, - ди Сандра Исмәгыйлева. - Монда кечкенә сабыйлар өч тәгәрмәчле велосипедта шлем киеп йөри, ә балалар мәйданчыгы махсус япма белән капланган - нәниләр егылса да, бер җирләре дә авыртмый. Кыскасы, балаларга игътибар зур. Няня хезмәте бик кыйммәт. Чөнки ул, бер балага махсус программа төзеп, шуны карау-тәрбияләү белән генә шөгыльләнә. Сәүдә үзәкләрендә, театрларда күкрәк баласын ашату өчен махсус бүлмәләр ясалган, рестораннарда кечкенәләр өчен махсус меню һәм җиһазлар бар".

Инглиз баласы өлкәннәрне тыңламый икән, әти-әнисе аның белән озак кына утырып сөйләшә. Улы яки кызы тәртипсезләнүен дәвам итсә, почмакка бастыру гадәте бар. Бөекбритания законнары буенча, балаңа җиңелчә генә кул күтәрү рөхсәт ителә. Тик каеш белән сугарга ярамый, моның өчен хәтта җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Чит кешенең баласын ачулану да тыелган. Күрше малаеның тәртибе ошамый икән - рәхим итеп, әти-әнисе белән сөйләш!

Дәреслекләрне әти-әниләр ала

Англиядә безгә караганда озаграк укыйлар: 11 еллык мәктәптән тыш, тагын ике ел өстәмә белем аласы. Шул ике ел эчендә укучылар университетка керергә әзерләнә. Аннары 3-4 ел югары уку йортында укый. Кыскасы, һөнәр иясе булып, кулыңа диплом алыр өчен, биредә, ким дигәндә, 16 ел укырга кирәк.

Балаларның 90 проценты дәүләт мәктәпләрендә белем ала. Дәүләт дигәч, бөтен чыгымнарны да хөкүмәт каплый дигән сүз түгел. Дәреслекләрне әти-әниләр сатып ала, ашау өчен дә түли, экскурсия һәм башка класстан тыш чараларга үз кесәләреннән чыгарып бирә. Мәктәптә формадан йөрү мәҗбүри. Һәр уку йортының үз логотипы бар һәм ул укучы киемендә күрсәтелә.

"Укырга кергәндә университетка барып торасы түгел"

"11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, белем алырга Англиягә киттем, - дип, сүзен дәвам итә Сандра. - Башта ике ел мәктәптә укырга туры килде. Белем йортының үзенең тулай торагы бар иде: кызлар белән егетләр аерым биналарда яшәде, ә уку - бергә. Беренче эш итеп, җиң сызганып, чит телне ятларга керештем, чөнки Уфада өйрәнеп килгән инглиз телен монда берсе дә аңламый иде. Моңа ярты ел чамасы вакытым китте. Иң яхшысы - инглиз телен бөтенләй белмичә килүең икән. Аны Англиянең үзендә өйрәнсәң, күпкә җиңелрәк һәм сөйләм дә матур була. Ике ел укыганнан соң, "А-level" дип аталган имтиханны тапшырасы, ул дүрт фәннән үтә. Имтихан нәтиҗәләре буенча югары уку йортына кабул итәләр. Укырга керү он-лайн форматта эшләнә. Ягъни документлар тотып, университет ишек төбен таптыйсы түгел. Имтихан билгеләрен күрсәтеп, махсус хат юллау да җитә. Хатта үзең, ни өчен әлеге һөнәрне сайлавың хакында язарга, шуның аша бөтен белемеңне ачып салырга кирәк. Аннары бу хатны берничә университетка җибәреп, җавап кына көтәсе кала.

Гадәттә Англиядәге югары уку йортларында өч кенә ел укыйлар. Дүрт ел булган очракта, аның бер елын Европаның теләсә кайсы университетында үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, мин узган елны Швециядә укып кайттым. Форсаттан файдаланып, швед телен дә өйрәндем. Англия югары уку йортларында билгеләр процент белән куела. 70тән өстә икән, Россиядәге "5"легә тиң дигән сүз.

Туган якка елына өч тапкыр кайтам: кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында һәм апрельдә Пасха ялларында. Чит илдә укуның уңай ягы - чит телләрне өйрәнү. Телләр өйрәнү миңа җиңел бирелә. Инглиз, швед, француз телләрен камил беләм, итальянча өйрәнәм. Быел - соңгы курс. Имтиханнарны уңышлы тапшырсам, җәй көне кулыма диплом алачакмын. Һөнәрем буенча мин - хисапчы. Киләчәктә кайда эшлисемне төгәл әйтә алмыйм, бәлки берничә елга Англиядә калырмын".

Бу - кызык!

Англиядәге иң сыйфатлы белемне шәхси мәктәпләр бирә. Аларда укучыларның 85 проценты - инглизләр, чит ил балалары санын 15 проценттан да арттырмыйлар. Яхшы шәхси мәктәпнең мәйданы берничә йөз гектардан да артып китә. Бассейн һәм спорт җиһазлары, укучылар өчен махсус тораклары, үз тарихы һәм гореф-гадәтләре була.

Сан

Узган ел белән чагыштырганда, Бөекбританиядә белем алучы чит ил гражданнары саны 5,8 процентка арткан. Анда хәзер 26 меңнән артык чит ил баласы укый.

Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев