Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Армия бераз көтеп торыр

Техникум, колледжларда белем алучы студентлар хәзер өч елын тыныч күңел белән укый алачак. Хәрби комиссариат аларның имтиханнарын тапшырып, диплом алуларын көтәчәк. Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасы "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы законга үзгәрешләр кертте. Депутатлар РФ Оборона министрлыгына һөнәри урта белем алучы студентларны "ауларга" мөмкинлек калдырмый. Үзгәрешләр мондый: хәзер...

Техникум, колледжларда белем алучы студентлар хәзер өч елын тыныч күңел белән укый алачак. Хәрби комиссариат аларның имтиханнарын тапшырып, диплом алуларын көтәчәк. Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасы "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы законга үзгәрешләр кертте. Депутатлар РФ Оборона министрлыгына һөнәри урта белем алучы студентларны "ауларга" мөмкинлек калдырмый.

Үзгәрешләр мондый: хәзер колледж һәм техникумнарда белем эстәүчеләрне уку елы уртасында армиягә алып китмәячәкләр. Моңа кадәр хәрби хезмәткә чакыру кәгазен егетләргә яше җитү белән тапшыралар иде. Хәзер сабыр итәчәкләр, булачак белгечләрнең укуларын тәмамлаганнарын көтәчәкләр. Белеме, кулында дипломы булсын, диләр. Әлегә мондый өстенлекләр бары тик дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортында белем алучы студентлар белән көндезге бүлектә укучы аспирантларда гына бар иде.

Закон проекты авторы - РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты депутаты Григорий Балыхин. "Кайчак студентларны уку елы уртасында яки чыгарылыш имтиханнарын тапшырып йөргән вакытта армиягә алып китәләр иде. Егет кеше белемен чарлый алмый, уку процессы өзелә. Армиядән кайткач, ул әллә укый, әллә юк. Ә безгә белгечләр кирәк. Дәүләтнең квалификацияле һөнәри белеме булганнарга ихтыяҗы зур. Бу закон проекты белгечләр әзерләү системасын бозмаячак", - дип өметләнә ул.

Бу законның кирәклеген WorldSkills International халыкара оешмасы вәкилләре дә раслый. Исегездә булса, алар Казанда зур һөнәри бәйге уздырган иде. Оешма вәкилләре фикеренчә, армиягә язгы чакырылыш нәкъ менә колледж белән техникумнардагы имтиханнар вакытына туры килә. "Кайчак диплом алып та өлгермичә, армиягә китеп барган очраклар җитәрлек. Бу мәсьәләләрне хәл итәр өчен, һәрбер егетне яклап хатлар язарга, аңлатырга, диплом алсын инде дип үгетләргә туры килә. Бик сирәк очракта гына хәрбиләрне "отсрочка" бирергә күндереп була иде. Кеше укыймы, юкмы, диплом алуга берничә атнасы калганмы - аларны кызыксындырмый. Армиягә барырга тиеш - бетте-китте", - ди WorldSkills International оешмасының Россиядәге вәкиле Павел Черных.

РФ Оборона министрлыгы аңлатуынча, яңа "отсрочка"лардан ел дәвамында 250 мең егет файдалана алачак. Әйтергә кирәк, бу - күпләр өчен яхшы яңалык. Ватанпәрвәрлек хисләре арта дип үзебезне тынычландырсак та, вузларга армиягә бару вакытын кичектереп тору өчен укырга керүчеләр барлыгын да танымый мөмкин түгел. Андыйларга биш ел дәвамында беркем дә кагыла алмый.

Ә Татарстанда 103 урта һөнәри белем бирү йорты бар. Аларда барлыгы 66 мең 813 кеше белем ала. Саба аграр көллиятендә, мәсәлән, 270 бала укый. Аның директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов бу закон проекты кирәк дигән фикердә, әмма аның артык өстенлекләре юк, ди. "Узган елны 5 егет, диплом алмыйча, армиягә китте, әмма алар армиягә барабыз дип, атлыгып тордылар. Бераз көтегез дип әйттек, военкомат та көтәбез дигән иде, әмма егетләр армиягә бару фикерендә нык торды. Имтиханнарын алдан бирделәр, ә дипломнарын әти-әниләре килеп алды. Безгә 9нчы сыйныфтан соң киләләр. Ә 11нчене тәмамлаучылар югары уку йортына китәргә тырыша. Гомумән, Татарстанда алай балаларны укуыннан йолкып алып киткән очраклар күп дип әйтә алмыйм, 20 яшен тутырганын көтәләр", - дип сөйләде ул.

"Патриот" республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов - хәрби комиссариатта эшләп киткән кеше. Без аңардан яңа закон проектының армиягә чакырылыш мәсьәләсенә ничек йогынты ясаячагы турында кызыксындык. "Бу - минем шәхси фикерем, әмма көзге, язгы чакырылыш белән бернинди дә авырлык чыкмаячак дип саныйм, аеруча Татарстанда. Республикада бу эш инде системага салынган, законга үзгәрешләр кертү каршылыклар тудырмаячак, - диде ул. - Аннары хәрби комиссариатта эшләгән чорымда, план тутырыр өчен, егетләрне укуларын тәмамламаган килеш алып китү очракларын да искә төшерә алмыйм. Татарстанда болай да баланың укуы беткәнен көтәләр иде. Шуны да әйтергә кирәк: РФ Оборона министрлыгы армиядә хезмәт итүчеләрнең 70 проценты һөнәри, югары белемле булырга тиеш дигән бурыч куйды. Хәрби комиссариатлар да укып бетермәгән егетләрне солдатка алу яклы түгел. Без элек тә шулай эшли идек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев