Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомәктәпләрдә тәртип урнаштырасы бар

Бүгенге көнгә Татарстанда машина йөртүчеләрне әзерләү юнәлешендә эшләүче 260 белем бирү оешмасы исәпләнә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларның эшчәнлеген даими рәвештә күзәтеп тора. Ә менә белем бирү сыйфатын контрольдә тоту буенча министрлыкның вәкаләтләре юк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт...

Бүгенге көнгә Татарстанда машина йөртүчеләрне әзерләү юнәлешендә эшләүче 260 белем бирү оешмасы исәпләнә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларның эшчәнлеген даими рәвештә күзәтеп тора. Ә менә белем бирү сыйфатын контрольдә тоту буенча министрлыкның вәкаләтләре юк.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова билгеләп узды. Ул автобус һәм автомобиль йөртүчеләрне әзерләү барышында автомәктәпләрнең белем бирү эшчәнлеге сыйфатын тикшерү буенча эшне оештыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Утырышны ТР Премьер-министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

Татарстан прокуратурасы белән килешеп, 2014 елда план нигезендә транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү белән шөгыльләнгән 36 белем бирү оешмасын тикшерү каралган. Быел 9 айга якын вакыт эчендә 22 автомәктәп тикшерелгән, 18 оешмага карата язма гариза әзерләнгән, махсус рөхсәт иткән лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырылган эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен 2 административ эш кузгатылган. Намуссыз эшчәнлек алып барган автомәктәпләр, алар Ютазы һәм Баулы районнарында, фаш ителгән.

Гөлнара Габдрахманова Татарстанда гражданнарны "Д" категориясенә әзерләү белән 42 белем бирү оешмасы шөгыльләнүе турында хәбәр итте. Аларны тикшерү нәтиҗәсендә, хилафлыклар буенча 40 кисәтү әзерләнгән.

Докладчы автомәктәпләрнең күпчелегендә матди-техник база какшаган булуын да билгеләп узды. Гражданнар транспорт йөртү буенча өйрәнгән белемен иске автобусларда чарларга мәҗбүр.

Гөлнара Габдрахманова транспорт белән идарә итүчеләрне өйрәтү өчен территорияләр җитмәвенә дә басым ясады. "Казанда рәсми рәвештә эшләүче нибары өч автодром бар, аларның һәркайсыннан 20дән артык автомәктәп файдалана. Аларда берьюлы була торган транспорт чараларын санасак, бер машинага нибары берничә генә квадрат метр мәйдан бүлеп бирелүе аңлашыла", - дип белдерде ул.

Шамил Гафаров транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне өйрәтү өчен кирәкле мәйданнарны табарга кирәклеген ассызыклады. Ул муниципаль берәмлек башлыкларына бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алу зарур, дип мөрәҗәгать итте. "Матди-техник базага килгәндә, укучылар акча түли, ә алар кая китә соң, бу мәсьәләдә дә тәртип урнаштырасы бар", - дип мәсьәләне республикакүләм комиссия утырышында кабыргасы белән куйды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев