Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны берничә тапкыр тапшырып була

ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте якын арада илнең бөтен төбәкләрендә укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны...

ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте якын арада илнең бөтен төбәкләрендә укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны киметү мөмкинлеге бирә. "Шулай ук бу чара аларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте ул.

Махсус үзәкләр 11нче сыйныф укучыларына гына түгел, узган елларда мәктәп тәмамлаучылар өчен дә уңай булачак.

Бер елда имтиханны ничә тапкыр тапшырып карарга мөмкин булуы әлегә төгәл билгеле түгел.

Соңгы нәтиҗә итеп иң уңышлы балл сайланачак. "Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башларга тиеш, - дип ышандыра С.Кравцов. - Әлегә мондый үзәкләр төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак". БДИ тапшыру буенча махсуслаштырылган үзәкләр видеокүзәтү системасы урнаштырылган пунктларда гына була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев