Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәрәңгене алу һәм саклау

Бәрәңгене утырту һәм үстерү технологиясе катлаулы түгел, ул әллә нинди зур белемнәр дә таләп итми. Бәрәңгенең сабагы кипкәч, сентябрьнең беренче яртысында бәрәңге җыю эшенә керешәләр. Бу вакытта бүлбеләр нык юкару сәбәпле, бәрәңге сабагыннан бик җиңел аерыла. Гөмбә авыруларыннан саклау өчен аның сабагын бәрәңгене казып алганчы 10-15 көн алдан, 8-10 см...

Бәрәңгене утырту һәм үстерү технологиясе катлаулы түгел, ул әллә нинди зур белемнәр дә таләп итми. Бәрәңгенең сабагы кипкәч, сентябрьнең беренче яртысында бәрәңге җыю эшенә керешәләр. Бу вакытта бүлбеләр нык юкару сәбәпле, бәрәңге сабагыннан бик җиңел аерыла.

Гөмбә авыруларыннан саклау өчен аның сабагын бәрәңгене казып алганчы 10-15 көн алдан, 8-10 см калдырып чабалар. Сабаклар бакчадан чыгарып, яндырыла яки күмеп куела.

Бәрәңгене алганнан соң, аны сортларга аерырга кирәк: бер өлеше - орлыкка, икенчесе - азыкка, өченчесе - вак бүлбеләр, дүртенчесе - кисек, черегән бәрәңгеләр.

Орлыкка дигән бәрәңге 50-100 грамм тәшкил итә. Аларны җыеп алуга, якты бүлмәдә җилләтергә һәм киптерергә кирәк.

Азыкка дигәнен киптерәләр һәм 30-35 кг сыйдырышлы капчыкларга тутыралар. Кагыйдә буларак, алар өчен уңай шартлар булып салкын куыш урыннар - базлар, подваллар тора. Бәрәңге өстенә көл сипсәң, ул дымны үзенә сеңдерә.

Казылган бүлбеләр кояшта бер сәгатьтән дә озаграк ятмаска тиеш, чөнки озак вакыт һавада яту саклаган вакытта черүгә китерергә мөмкин. Бәрәңгене саклау өчен иң кулай температура - 3-5 градус салкынлык.

Шәһәр шартларында бәрәңгене балконда сакларга мөмкин. Моның өчен аны икеләтә тукымалы капчыкка тутырып, иркен агач әрҗәгә салырга кирәк. Әрҗәне зуррак агач тартмага куярга. Аларның арасы 10-15 см булырга тиеш. Бу арага чүпрәк-чапрак яки пычкы чүбе салырга мөмкин. Болай эшләгән очракта балконда бәрәңгене 10-12°С градус салкында да саклап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев