Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чакрым саен пыяла күз

"Талыйлар!" Соңгы елларда һәр машина йөртүченең телендә шул сүз. Әйе, тимер атыңа утырып юлга чыгуга, безне камералар каршы ала. Тизлегеңне арттырсаң да, утыңны кабызырга яки каешыңны эләктерергә онытсаң да, барысын да төшереп алалар һәм почта аша сиңа фотосы белән штраф квитанциясен җибәрәләр. Шулай бервакыт банкта Заһир исемле берәүне очраткан идем....

"Талыйлар!" Соңгы елларда һәр машина йөртүченең телендә шул сүз.

Әйе, тимер атыңа утырып юлга чыгуга, безне камералар каршы ала. Тизлегеңне арттырсаң да, утыңны кабызырга яки каешыңны эләктерергә онытсаң да, барысын да төшереп алалар һәм почта аша сиңа фотосы белән штраф квитанциясен җибәрәләр.

Шулай бервакыт банкта Заһир исемле берәүне очраткан идем. Аның юл кагыйдәләрен бозган өчен өч айга 32 мең сум штрафы җыелган. "Тиз йөрергә яратам мин, камералар дип тормыйм, чабам", - ди бер дә аптырамый. "Акчаң артык булгач чабасың инде", - дидем мин.

Белгечләр Россиядә бер айда юл кагыйдәләрен бозган өчен җыелган бөтен акчаларны кушсаң, бер уртача зурлыктагы Европа дәүләтенең еллык бюджеты суммасы килеп чыга, диләр. Булыр, ышанабыз.

Әйе, безнең илдә машинага утыру белән тизлекне арттырып чабу милли бер батырлык кебек. "Тише едешь, дальше будешь" дигән әйтем хәзер онытылды. Юл кагыйдәләрен бозган өчен таләпләр катгыйлана барса да, руль артында утыручылар онытылып китәләр, тизлек артып китә, юл билгеләре дә күренми кала. Ә штраф җыючыларга шул гына кирәк. Алар куаклар артында камерага эләгүчеләрне күреп сөенәләр генә. Әйтерсең, аулаучыларның тозагына асыл кош эләккән.

Узган 2013 елда Татарстанда юл кагыйдәсен бозучылар 5 миллион штраф квитанциясе тутырылып 1 миллиард сум акча җыелган.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозганны теркәп-төшереп баручы камералар иң күп шәһәр Мәскәү, ә менә икенче урында Казан, диләр. Әйе, республикабыз башкаласына Чаллыдан барып кайткан шоферлар да моны раслый. "Бернинди дә кагыйдә бозуларсыз йөргән кебек идем Казан урамнарында. Кайтсам, ике "бәхет" хаты килеп төште", - ди егерме ел шофер булып эшләгән Илдар исемле абый.

Безнең Чаллы да камералар саны буенча башкаладан калышмый. Шәһәребездә егермедән артык "Кардон" фоторадар комплексы эшләп тора. Тагы ике дистә "Паркон" дигән сурәткә төшереп теркәүче камералар "үз корбаннарын" эзли.

2012 елда юл камералары республикабызда көн саен 14 мең юл-транспорт кайгыйдәләрен бозучыны исәпкә алса, быел бу сан ике тапкыр арткан. Узган 2013 елда Татарстанда юл кагыйдәсен бозучыларга 5 миллион штраф квитанциясе тутырылып, 1 миллиард сум акча җыелган. Быел бу сумма миллион сумга күбрәк булыр, дип көтелә. Шул чаклы күп квитанцияне "гаеплеләр"гә җибәрү өчен республика ЮХИДИ хезмәткәрләре Швейцария компаниясеннән заманча конвертка салу машинасын сатып алганнар. Ул бер сәгатькә 8 мең "бәхет хаты" җитештерә. Бер уйласаң, халыктан акча "сыгу" ысулының иң шәп алымы бу камералар куллану. Белгечләр Россиядә бер айда юл кагыйдәләрен бозган өчен җыелган бөтен акчаларны кушсаң, бер уртача зурлыктагы Европа дәүләтенең еллык бюджеты суммасы килеп чыга, диләр. Булыр, ышанабыз.

Юл читенә куелган күчмә камераларның "Крис-С" атлысы бигрәк тә "куркыныч", аларны кайларга гына, ниләр астына гына яшереп куймыйлар. Шулай да крисларны машина тәрәзәсенә беркетеп куелган радар-детекторлар сизеп тавыш бирә. Шунысы гаҗәп, ТР ЭЭМ ЮХИДИ баш инспекторы Рифкать Миңнеханов 2012 елда машина йөртүчеләргә бу приборны актив кулланырга кушты, чөнки ул идарә итүчене тәртипкә, юл кагыйдәсен бозмаска чакыра, диде. Ә инде тагын бер елдан хөрмәтле баш инспекторыбыз радар-детекторларны куллану Россия территориясендә законга каршы килә, алай гына да түгел, руль артында утыручыларның игътибарын киметә, дип белдерде.

Һәр юл кагыйдәсен бозуларны теркәп баручы камера ике-өч айда үзкыйммәтен каплый икән. Дөрестер, менә Чаллыга куелган уннан артык "Стрелка" атлы теркәү комплексының берсе генә дә өч ай дәвамында штрафлар белән миллион сумнар эшли.

Машина йөртүчеләрнең "шатлыгына" видеотеркәү камералары торган саен камилләшә бара. Инде юлларда барлык рәтләрне төшерүче, хәтта саклану каешын эләктермәгәннәрне дә күрүче "Атордория" аппаратларын баганаларга куеп чыктылар. Аларга каршы радар-детекторлар да көчсез, алар сигнал җибәреп тормыйча гына сурәткә төшерәләр. "Атордория" яныннан тизлекне киметеп үтсәң дә, ул ике күзәтү аппараты арасында синең нинди тизлек белән баруыңны исәпләп чыгара. Бу заманча катлаулы камераларның кайларда торганлыгын мобиль җайланмалардагы махсус кушымта белән белеп була. Чөнки "Атордория" камералары спутник аша эшли, ә ул ясалма җир иярчене барысын да кәрәзле телефонда күрсәтеп бирә.

Безнең Татарстанда бүгенге көндә 12 меңнән артык машина йөртүченең һәрберсенең уртача 10 мең сумнан артык түләнмәгән штрафы бар икән. Алар чит илгә чыга алмыйлар, юлларда тотылсалар, машинасыз да калырга мөмкиннәр. Әлбәттә, юл кагыйдәләрен бозып, штраф түләп, без илебез икътисадына зур өлеш кертәбез, Икенче яктан, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, күпме үзебезнең, башкаларның гомерен куркыныч астына куябыз. Илдә законнар юкка гына кабул ителми, алар үтәлгән чакта гына тәртип була. Ә инде бернинди куркыныч янамаган җирләрдә камералар кулланып акча эшләү максаты, чыннан да, халыкны талау. Халыкта "агуга каршы агу бар" дигән әйтем бар. Машина йөртүчеләр камераларга каршы төрле алымнар кулланалар: берәүләр автомобильнең номеры күренмәсен өчен ак сагыз беркетеп куялар, икенчеләр пычрак буяп яшерәләр, өченчеләр өстәмә ялган номер беркетәләр, кем ничек булдыра ала. Инде номерларны каплап куя торган сеткалар да сатуда бар. Бу алымнар никадәр ышанычлыдыр, бер Ходай һәм инспекторлар гына белә.

"Бәхет" хаты килеп төшкән саен ачу килә килүен, судлашып йөрүчеләр дә бар, әмма исән булыйм, акча килә дә китә, дип әйтүчеләр күбрәк. Цивилизация үскән саен заманага яраклашабыз, ләкин камералар, роботлар коллыгына төшә баруыбыз кешеләрнең бер-берсенә ышанычын киметеп килә. Юл читләрендәге "керфексез" пыяла күзләр безне көн саен күзәтеп кала. Гүя алар: "Арттыр инде тизлегеңне, безгә акча кирәк", - дип әйтәләр төсле.

Разетдин Һади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев