Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөньядагы иң зур халыкара аэропорт Истанбулда төзелә

Дөньяның иң зур халыкара аэропорты Истанбулда төзелә

Яңа аэропорт тәүлегенә 3 мең 500 очкычка хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда чит ил журналистлары белән очрашуда Төркия транспорт, диңгезчелек һәм коммуникация министры Әхмәт Арслан хәбәр итте.

80 миллион квадрат метр мәйданга корылган һава аланына 10,5 милллиард евро күләмендә инвестиция салынган. Анда озынлыгы 3 мең 750 метр, киңлеге 60 метр булган алты очыш полосасы, 143 күчеш күпере булачак, аларга берьюлы 114 очкыч якын килә алачак. Аэропорт мәйданында барлыгы 454 очкыч парк урыны, 120 бина, аларда 6 мең 200 бүлмә, 300дән артык лифт, 9 мең күзәтү камерасы, барлыгы 42 км озынлыгында багаж конвейерлары планлаштырылган. Шулай ук кунакханәләр, 70 мең автомобиль сыйдырышлы ачык һәм ябулы автопарклар, ресторан-кафелар, банклар, сәүдә нокталары дә халык хезмәтенә тапшырылачак.

Аэропорт биналарының түбәләре, атаклы борынгы төрек архитекторы Синан әсәрләреннән илһамланып, 311 гөмбәз белән эшләнгән. Һава хәрәкәтен күзәтү манарасы да архитектура ягыннан игътибарга лаек. 90 метр биеклеккә ия 17 катлы объект лалә чәчәге рәвешендә төзелгән.

Истанбулның өченче аэропорты төзелеш эшләре дүрт этапта дәвам итә. Аның беренчесе бер айдан соң төгәлләнәчәк, беренче очыш полосасына 15 майда беренче очкыч төшәчәк, ди министр. Аның әйтүенчә, яңа терминалның беренче этабы 29 октябрь көнне – Җөмһүрият бәйрәмендә тантаналы шартларда хезмәткә тапшырылачак. Елына 200 миллион юлчыга хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия халыкара аэропорт 2023 елда тулысынча төзелеп бетәчәк.

Әлегә исем куелмаган бу һава аланының төзелеш эшләрендә 31 мең эшче эшли. Бүгенге көнгә хәтле эш казасы вакытында 13 кешенең гомере өзелгән.

Яңа терминал Истанбулның Европа өлешендә, шәһәрдән якынча 40 км ераклыкта, Кара диңгез ярына таба урнашкан. Министр Әхмәт Арсланның белдерүенчә, бер елдан соң анда метро белән барып булачак. Шулай ук шәһәрнең билгеле урыннарыннан махсус автобус сәфәрләре дә оештырылачак.

Яңа аэропорт тулысынча хезмәткә тапшырылгач, 1953 елда төзелгән Ататөрек исемендәге терминал гамәлдән чыгарылачак.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X